Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен ташламалы лизингның башлангыч кертемсез яңа программасы эшләнде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган АПКны техник модернизацияләүгә ярдәм итүнең төп механизмнарыннан берсе – ташламалы лизинг, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә яхшырак шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алырга ярдәм итә. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән «Росагролизинг» АҖ 2020 елның 6 апреленнән 1 июненә кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен кризиска каршы махсус тәкъдим кертте, ул төп бурычны 1 елга кадәр кичектерү мөмкинлеген күздә тота.

Бу чара бүгенге икътисадый һәм эпидемиологик вәзгыятьтә республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү һәм язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу бурычы йөкләнгән Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итүгә юнәлдерелә.

Махсус тәкъдим шартлары буенча авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре лизингка, башлангыч кертемне түләмичә, 3%тан башлап, ташламалы ставка сакланган килеш, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып ала алалар. Моннан тыш, җитештерүчеләрдән булган барлык ташламалар һәм акцияләр тулы күләмдә саклана, лизинг шартнамәсенең гамәли срогы пропорциональ рәвештә озайтылды. Алыш-биреш буенча карар кабул итү өчен нибары 3 документ кирәк, ә заявка 8 сәгать эчендә карала.

Махсус тәкъдим авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төрле категорияләре өчен техника паркын яңарту программасын тагын уңайрак итү һәм аннан файдалану мөмкинчелеген арттыру максаты белән эшләнде.

Программада катнашу турында тулырак мәгълүматны Министрлыкның АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлегендә (843)221-76-59 телефоны аша яисә www.rosagroleasing.ru сайтында алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев