Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районында язгы кыр эшләренә хәзерлек бәяләнде

Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгат Тиһирҗанов һәм башкаладан килгән башка белгечләр Ютазы районы авыл эшчәннәренең язгы кыр эшләренә керешергә хәзерлеген тикшерде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов озатуында республика комиссиясе үз эшен фермер Рөстәм Вәлиев хуҗалыгында башлады. Белгечләр трактор  һәм тагылма агрегатлар ремонты һәм аларны көйләү барышы, орлык, ашлама, ягулык-майлау материаллары тупланышы белән танышты. Комиссия әгъзалары фермер Рамил Гәрәев базасында куелган эш тәртибен югары бәяләде. Ә “Уңыш” җәмгыяте механизаторлары исә аларны, һәрвакыттагыча, тулы парад белән каршы алды.

Язгы кыр эшләренә хәзерлек буенча тикшерүгә, нинди милек формасына ия булуга карамастан, кырчылык тармагы белән шөгыльләнә торган барлык агроформированиеләр дә дучар булды.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев