Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бәйрәкәлеләр хуш исле печән әзерли

Бәйрәкәлеләр атна башында ныклап торып терлек азыгы хәзерләүгә кереште – берничә көн эчендә ферма территориясенә бер йөздән артык данә печән төргәге кайтып авуы гына да “яшел” уракның тулы көченә баруы турында сөйли.

(Ильмира ГАЛИЕВА, Автор фотолары) 120 гектарлы күпьеллык үлән кырында “МагДон” комбайнында Рәсим Әхмәтшин теземнәргә салып киткән үлән күз ачып йомган арада кибеп өлгерә – кояшлы җиләс һава торышы артка әйләнеп карарга урын калдырмый. “Тотрыксыз һава торышы печән өстен тоткарлый төште – без җитешеп кереп киткәнче, ул инде өлгерү стадиясен узып китте”, - диде Сирин Әхәт улы теземнәрдә ятаучы коры үләнне кулына алып. Кыр башында тракторына печән әйләндергеч таккан Илдар Камаев күренде. Шул арада быел гына әле сатып алган һәм сервис компаниясе белгечләре белән берлектә көйләнеп эшкә кузгалып киткән Наил Гыйльманов карамагындагы “КRONE” маркалы пресс-җыйгычтан да беренче төргәкләр төшеп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X