Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Бәйрәкәлеләр рапс кырларында эшли

Көне-көне белән ике дистәгә якын техника берәмлеге мәшгуль булган “АгроМир” җәмәгатенең кайсы гына кырына барып чыкма, алар, чыннан да, биредә җирне яратып багучы кешеләр эшләве турында сөйли.

(Ильмира ГАЛИЕВА,Автор фотолары) Дәфтәр битедәй тип-тигез итеп эшкәртелеп куелган җир өсте, офыкка кереп югалучы куәтле тракторларның әйтерсең лә, бу - безнең байлык, дип бөтен киңлекне биләп баруын күзәтүдән күңелгә үзгә бер рәхәтлек, тынычлык иңә. Мондый хисләр белән аның лидеры Сирин Галиев инде 37нче елын эшли. Кыр-басуларны көн саен барлап чыкмыйча, эшнең барышы белән шәхсән танышмыйча, аларга анализ ясамыйча, аның җаны тынычлык тапмый. Әнә бит, карабодай өчен дип көздән сөреп әзерләп куйган мәйданнарда бу культураны урнаштырырга, әллә инде юкмы - ул әле дә икеләнеп тора. Чөнки былтыр җыеп алган карабодайга әле дә булса хаҗәт юк. Ә менә рапска сорау хәтсез булган. Шуңа күрә, бәлкем бу җирләргә май культурасының чәчелү ихтималы юк түгел. Өстәвенә, аның 600 гектарын, Сирин Әхәт улы сүзләренә караганда, сидераль парга калдыру күздә тотыла. Быел “АгроМир” җәмгыяте кырчылык тармагына онытылып баручы технологияне яңадан кертүне максат итеп куйган – 1500 гектар, аеруча ерак кырлар, сусыз аммиак белән эшкәртелә башлаган. “Бу агрочараның эффекты яхшырак булырга тиеш һәм әлеге җирләрдә рапс белән кукуруз урнашачак”, - дип белдерде Сирин Галиев.

Бүген туфракта дым бар. Әмма соңгы көннәрдә торган көчле җилләр җирне киптерә. Шуңа күрә язгы кыр эшләрен комплекслы алып бару – бер техника үкчәсенә икенчесенең басып баруы – җәмгыятьтә ташкан каккан кагыйдәне хәтерләтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев