Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Чын ирләр ни турында уйлый: авыл хуҗалыгы техникасын яңарту турында

Игенчеләрдә февраль аеннан кыш үзенең тизлеген арттыра, дигән фикер бар. Бу, әлбәттә, чып-чын психология, тик, шулай да, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре моның белән килешәләр. Ни өчен дигәндә, зур тизлек белән язгы кыр эшләре якынлаша, бу – игенчеләрнең иң җаваплы имтиханнарыннан берсе.

«Битаман» предприятиесе Биектау муниципаль районында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидерларның берсе. Хуҗалык сөт, ит, ашлык, башка продукция җитештерә һәм сата. Уңышның төп сере – хуҗалык  җитәкчесенең  машина-трактор паркын  яңартуга  даими  игътибар бирүендә.

- Техниканың хәзер бик кыйммәт булуы һәркемгә мәгълүм, – дип сөйли Биектау районы авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Шәүкәт Вахитов, ә банклар кыска сроклы кредитлар тәкъдим итәләр һәм зур процентлар белән. Ә без техника алу өчен үз каналыбызны таптык. Бу – Росагролизинг.

2016 елда «Битаман» ҖЧҖ лизинг аша «Акрос 550» ашлык җыю комбайнын сатып алу турында шартнамә төзи. Аның завод бәясе 6 212 523 сум иде. 327 409 сум башлангыч кертем түләп, Шартнамәне 7 елга төзиләр. Комбайн 4 сезон эшли инде, яхшы табыш китерә. Калган сумманы ай саен тигез өлешләр белән түлиләр. Биш ел буена еллык артым 3%тан кимрәк чыга. Бер банк та бүген аграрийларга шундый шартлар бирә алмый.

2018 елда предприятие «Росагролизинг» АҖ аша КСУ 1 ЯМЗ азык җыю комбайны сатып алды. Завод бәясе – 5 198 847 сум, башлангыч кертем – 348 038 сум. Артым шулай ук  елга 3%тан да кимрәк.

- Безгә шундый шартларда эшләү ошый, шул ук вакытта бездә машина-трактор паркын модернизацияләү буенча  республика программасы да эшли бит әле, аның буенча техниканың 40% хакы республика бюджетыннан түләнә, – дип сөйли Шәүкәт Вахитов. – Шуңа күрә без шундый ук шартларда тагын бер азык җыю комбайны алдык, ә 2020 елга чәчүлек комплексы сатып алуга лизинг шартнамәсе төзедек.

Шул ук районның «Кызыл таң» («Красная заря») авыл  хуҗалыгы җитештерү комплексында да, битаманлылырга карап, узган ел лизинг аша көчле «БТЗ» тракторы алдылар – 5 ел эчендә түләү шарты белән, әмма башлангыч кертемсез. Еллык артык шулай ук 3%тан да кимрәк.

Республика өчен Росагролизинг техника һәм җайланмалар белән тәэмин итүчеләрдән иң ышанычлыларның берсе булып санала. Бу компания белән эшләү чорында республика хуҗалыкларына 4 меңнән артык авыл хуҗалыгы техникасы һәм төрле җайланмалар, шулай ук 77 мең баш нәселле эре мөгезле терлек кайтарылды, гомуми сумма 18 млрд. сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашындагы, декабрь очрашуында «Росагролизинг» АҖенең республика предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү перспективалары хакында фикер алыштылар.

Узган 5 ел эчендә төрле рәвешле дәүләт ярдәме һәм ташламалы лизинг аркасында республика хуҗалыкларының 100 гектар чәчүлеккә исәпләнгән энергия куәте 154 ат көченнән 166 ат көченә кадәр артты. Татарстан аграрийлары 2,2 меңнән артык үзйөрешле машиналар алу буенча өч еллык планнары белән бүлештеләр.

Авыл хуҗалыгы техникасын яңарту программалары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8(843) 221-76-64 телефоны аша консультация алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев