Димтамаклы Рамил Гәрәев матди базасын ныгыта
Димтамак авылы фермеры Рамил Гәрәев үзе җитәкли торган хуҗалыкның финанс-икътисадый хәлен ныгыту өстендә ныклы чаралар күрә
Кырчлык тармагыннан югары табыш алудан тыш, Рамил республика программалары белән беррәттән, федераль программаларда да бик теләп катнаша. Быелгы сезонда гына да ул машина-трактор паркын берничә төрле техника һәм тагылма агрегат белән тулыландыра алды. Ә инде моңа кадәр эштә кулланылган һәм киләсе сезонга аларны реонтлау өчен быел ул үз көче белән өр-яңа механик остаханә дә тергезеп куйды. Дүрт кешене эш белән тәэмин итүче фермер: “Эшчедән нәтиҗә таләп иткәнче, аңа эшләргә шартлар тудырыга кирәк”, - дигән фикердә тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев