Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Фермер Альберт Вафауллин бөртеклеләрне чәчүне тәмамлаган

“Вафауллин” крестьян-фермерлык хуҗалыгының 4200 гектар сөрүлеге бар. Агымдагы елда ул шуның өч мең гектарында чәчү уздырган.

(Ильмира ГАЛИЕВА,Автор фотолары)

- Бөртеклеләр чәчүне тулаем тәмамладык. Бертуганнар Ринат һәм Рамил Гыйлезетдиновлар, Фирданис Гәрәев кебек механизаторлар чәчү кампаниясен кызу тота. Атна азагына вәгъдә ителгән яңгырлар килеп җиткәнче, рапс, кукуруз кырларында эшкә нокта куюны максат итәбез. Базада булган тракторлар куәтле булуга карамастан, әлбәттә, эш дәвамында техника көче җитмәве үзен сиздерә. Шуңа күрә якын киләчәктә тагын бер трактор сатып алуны планлаштырабыз, - дип сөйли фермер Альберт Вафауллин.

 “Вафауллин” фермер хуҗалыгында булган барлык сөрүлекләрнең яртысын терлек азыгы биләп тора. Былтыр 450 гектар мәйданда под покров чәчелгән люцернадан быел беренче уңышны җыячаклар. Гомумән, соңгы елларда фермер терлек азыгы культураларын арттыру өстендә ныклы чаралар күргән. Быел 230 гектарда чәчелеп, инде тишелеп чыгарга өлгергән борчакның да бер өлешен терлек азыгы өчен файдалану күздә тотыла. Менә шушы терлек азыгы культураларын вакытында җыеп алу өчен фермер Ансель Вафауллин, техника паркын яңарту программасы кысаларында, “Росагролизинг” аша комбайн юнәтүгә заявка биргән дә инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев