Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Фермер Рамил Гәрәев арпа чәчә

Димтамак авыл җирлегендә эшләүче фермер Рамил Гәрәевны үз командасы белән бераз көйсезләнеп алган чәчкеч агрегатын ремонтлап торганда очраттык.

(Ильмира ГАЛИЕВА, Автор фотолары)  Күчереп йөртмәле эретеп ябыштыру аппараты белән бик оста эш иткән механизаторларга күз иярмәде – тагылма агрегатны тиз арада сафка куйган эшчеләр белән беррәттән фермер үзе дә тырышты. Чәчкечнең ахыргача төзеклегенә дә ул шәхсән инанды, куркынычсызлык чараларын да үзе күрде – арпа кырында эш дәвам итте – бүген сабан культураларын чәчү өчен нәкъ кулай вакыт – каен яфрагы биш тиен зурлакта булганда, җир өстендә солычык баш калкыта башлый. Чәчү эшләре белән беррәттән, чүп үләннәре юк ителә.

 Димтамакта фермерлык эшен җәелдергән Гәрәевлар – өч бертуган һәм алар барысы да бүген кырда, үзара ярдәмләшеп, тормыш йөген бергә тарта. Ә йөк - кул арбасы гына түгел. Рамил Гәрәевның бүген 800 гектар җире бар. Шуның 100 гектарында арпа, 200 гектарында бодай урнашачак. Көзен 150 гектарда чәчелгән уҗым бодае да бүген хәтфәдәй яшел келәмне хәтерләтә – кышны исән-сау чыккан игеннәрне тукландыруны фермер оптималь срокларда тәмамлаган. Көзен ул аларның мәйданын 200 гектарга җиткермәкче – шуның кадәр җирне чиста парга калдыруны күздә тотып яши. Фермер үрчетү өчен сабан культураларының элита сортларын сатып алган. Дәүләт программаларында һәрдаим катнашучы Рамил Гәрәев агымдагы елда иске авыл хуҗалыгы техникасын утильләштереп, яңаны юнәтү буенча дәүләт программасында катнашырга заявка биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев