Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Кәрәкәшле механизаторлары рапс чәчә

“Кәрәкәшле” җәмгыяте механизаторлары өч-дүрт көн эчендә чәчү кампаниясен тәмамлауны максат итә.

(Ильмира ГАЛИЕВА,Автор фотолары) Бөртекле культуралардан да тәҗрибә кырында гына эш калган – бодайның 10 тонна элита сортын сатып алган хуҗалык аны 70 гектарлы кырда урнаштыруны тәмамлап килә иде. Туфрак әзерләүче Нәфис Хәйдәров үкчәсенә үк басып чәчү агрегаты белән “Беларус” тракторында килүче Айнур Сәлимшинга күзләр иярмәде.

- Моңа кадәр тырма, кәтүкләү кебек агрочаларда гына катнаша идем. Быел миңа чәчү эшен, өстәвенә, кыйммәтле орлык чәчүне ышанып тапшырдылар. Әлбәттә, миңа үзем башкарган хезмәт бик тә ошый – трактор артыннан тип-тигез булып каралып калган туфрак куенына орлык салу - тормыш нигезе салуга тиң, - дип сөйли яшь механизатор.

Бүген кәрәкәшлелеләр терлек азыгы нигезе салу белән дә шөгыльләнә – 150 гектарлы кырда катнашазык чәчүне Ришат Шәрифуллин алып барса, 140 гектарлы мәйданда Нәфис Миңнегалимов белән Ринат Шәмсетдинов кукуруз чәчә. Җәмгыять директоры Алмаз Даутов сүзләренә караганда, быел хуҗалыкта кукуруз 560 гектарда урнашачак, узган елга караганда, аны берникадәр күбрәк үстерүнең сәбәбе билгеле – терлекчелек продукциясен тотрыклы җитештерү - иртәгәсе көнгә гарантия.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев