Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Минераль ашламаларга субсидия алу өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1 июньгә кадәр бер гектар чәчүлеккә 35 кг ашлама тупланган булуын расларга кирәк

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларын алу өчен 2020 елның 1 июненә кадәр уңыш өчен кимендә бер гектарга 35 кг ашлама тупланган булуын раслый торган документлар тапшыру кирәклеген искәртә. Бу субсидия алу алу өчен билгеләнгән минималь күрсәткеч.

Субсидияләрнең максатчан билгеләнешкә ия, ягъни аларны бары тик ашламалар сатып алуга гына кулланырга мөмкин. Ашламалар төрен һәм тәэмин итүчеләрне авыл хуҗалыгы оешмалары үзләре сайлап ала.

“Агымдагы елда бер гектарга 70 килограммнан артык минераль ашлама туплау бурычы куелды. Минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культураларының югары уңышын тәэмин итү һәм туфрактагы минераль элементларны тулыландыру өчен нигез булып тора. Ашлама уңдырышлылыкны арттыру белән бергә, аның сыйфатын да яхшырта: шикәр, май һәм аксым, шулай ук биологик актив матдәләр микъдары арта. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тагын бер кат шуны искәртә, Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары ала алалар. Бу акчаларны бер гектар чәчүлек мәйданына кимендә 35 килограмм ашлама туплаган хуҗалыклар алачак.

Тулаем республика буенча 26 майга 175 мең тоннадан артык, ягъни бер гектар чәчүлеккә 63 кг минераль ашлама сатып алынган, бу узган елгы күрсәткечләрдән 9,9% ка күбрәк.

Соңгы белешмәләргә караганда, лидерлар өчлегендә Зәй, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнары бар.

2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар туплау турында тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайтта Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X