Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район активистлары Ютазы кырларына гашыйк булды

Бүген районның иҗтимагый оешмалар вәкилләре Ютазы районының иген кырлары буйлап экскурсия ясады

Әбсәләм авылы фермеры Рөстәм Вәлиевның биләмәләреннән сәяхәтләрен башлаган өлкән буын вәкилләре “Уңыш” җәмгыятенең көнбагыш, Тукай исемендәге җәмгыятьнең борчак, “АгроМир” җәмгыятенең арпа кырларында һәм башка төрле культуралар үсә торган мәйданнарда булды. Әлбәттә, мул уңыш вәгъдә итүче иген биләмәләре аларны нык хисләнергә мәҗбүр итте. Алар булачак уңыш нигезенә никадәр зур хезмәт салынуын үз күзләре белән күрүдән, аны тоюдан бик тә канәгать калды.

Активистларны гаҗәпкә кадырган тагын бер күренеш – “АгроМир” җәмгыятенең рапс мае цехы. Объектка узган пенсионерлар рапс мае җитештерү тәртибе белән гомумән ныклап кызыксынып кына калмады, алар әлеге экологик чиста продуктны юнь бәядән хәтта юнәтте дә.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X