Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Район механизаторлары – сабанчылар бәйгесендә

Бүген Тукай исемендәге җәмгыять җирендә сабанчылар бәйгесе узды.

(Ильмира ГАЛИЕВА, Автор фотолары) Җирбагарларны район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина сәламләде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин, табигать көйсезлекләренә бирешмичә, язгы кыр эшләрен оптималь срокларда башкарып чыккан җирбагарларга ихлас рәхмәтен белдерде.

Старт бирелүгә, басу тракторлар гүленә күмелде – чабышкы атлар кебек 13 берәмлек трактор берьюлы алга ыргылды. Мондый бәйгеләрдә бер генә пот тоз ашамаган комиссия әгъзаларының очлы күзеннән уңай күренешләр дә, җитешсезлекләр дә читтә калмады – буразналарның туры ярылуы, эшкәртелгән участокның тигезлеге, чүп үләннәренең эшкәртелүе, сөрү тирәнлеге...

Механизаторлар кырда көч сынашкан арада, җитәкчеләр һәм белгечләр арасында ярыш игълан ителде. Алар вакытка мылтык сүтеп-җыюда үз осталыкларын күрсәтте. Бәйгенең төп шартын – үзләренә билгеләнгән җир кишәрлеген эшкәртеп чыккан механизаторлар өчен әле дә ярыш көне тәмамланмады. Алар трактор артына йөк эләктереп, фигуралы йөрештә үз осталыкларын күрсәтте. 

Бәйге бүләкләргә бай булды – мактаулы пьедесталга күтәрелгән механизаторлар гына түгел, барлык катнашучылар да акчалата премия белән билгеләнде. Тәмле төшке аш ашап, район артистлары куйган концертны карап, кулларына мулдан тутырылган күчтәнәч җыелмасын тотып, өйләренә таралган сабанчыларның күңелләре күтәренке иде – батырга да ял кирәк. Алда – печән өсте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев