Районның терлекчелек тармагы белгечләрен борчучы cораулар шактый
Авыл хуҗалыгы

Районның терлекчелек тармагы белгечләрен борчучы cораулар шактый

Кичә "Уңыш" җәмгыяте җәйләвендә район авыл хуҗалыгы коллетивларының терлекчелек тармагы белгечләре семинар-киңәшмәгә җыелды.

Көннең беренче өлешендә узган дүрт айда булган җитештерүчәнлеккә анализ ясалды, җитешсезлекләр барланды. Малларны көтү, ашату, суга туйдыру, капландыру, алардан продукция алу - нәтиҗәле хезмәтне бәйләүче буыннар. Белгечләр терлекләрне җәйге шартларда асрау белән бәйле проблемаларны уртага салып сөйләште.


Нет комментариев