Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Илкүләм проектны гамәлгә ашырганда кооперацияне үстерүгә ставка ясый: авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрендә керем үсеше күзәтелә

2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга кереште, биредә төп ставка кооперацияне үстерүгә ясала. Илкүләм проект составына түбәндәгеләр керә:

- КФХга   «Агростартап»  грант  ярдәме;

- авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын үстерүгә  субсидияләрне    30 млн сумга  кадәр  җиткерү һәм  мөлкәт, техника һәм терлек сатып  алу  буенча  чыгымнарның   50%ын каплау.

 «Агростартап»  программасы  буенча   2019 елда   2 миллионнан  4  миллион сумга  кадәр  грантларны    103 кеше  алды,  аларның  гомуми суммасы    312,7 млн сум  тәшкил  итә,  ә  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын үстерүгә  субсидияләр  бирү  программасы  буенча    10 кооператив субсидия   алды, аларның  гомуми  суммасы   27,7 млн сум  тәшкил итә. 

Министрлык  авылда  кече  һәм урта  бизнесны  үстерүгә зур  игътибар  бирә.  Бүген  һәр районда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  үз эшен  ачкан кешеләр  бар.  аларның  күпчелеге үзләре өчен акча эшләп  кенә калмыйча,  башкаларга  да  булышырга әзер.   Алар көче белән кооперативлар  эшли башлады.   

Мәсәлән, бүгенге  көндә  Татарстанда    273 кооператив  эшли,  аларның   45е  2019 елда  оешты.     Кооперативларда  эшләүчеләр саны  арта  бара, акчалата  керем  дә  арта.    Акчалата керемнең  артуы  да,  кооперативка җәлеп  ителүчеләрнең  саны  арту  да  бик   мөһим.   Соңгы  2  елда   кооперативларның  кереме 2  мәртәбә  партты, кооператив әгъзаларының  саны  - 8 мәртәбә.  

Моңа  ачык мисал итеп  Азнакай  районының “Бәрәкәт” кооперативы  эшен  китерде, ул  яңа  эш башлаучы  фермерлар  тарафыннан  башта  зур партия сөт җыеп,  чыгымнарны  киметү  максаты  белән төзелә.    2018 елда ул,   яңа  эш башлаган  кооператив буларак,  сөт суыткыч һәм җайланмалар  алу өчен  5 млн. грант ота.   Күп күләмдә  сөт сату,   аны  эшкәртү, турыдан-туры  заводка сату  нәтиҗәсендә  кооператив  әгъзаларыннан  сөт сатып  алу  бәясе    хәзер  22 сум тора, шәхси  ярдәмче хуҗалыклардан һәм КФХлардан   - 24 сум.    Әгъзалар саны  бер  ел  эчендә  10нан 125кә кадәр артты, табыш  нульдән 25 млн. сумга  җитте.  

Кайбыч районында  “Йолдыз” кооперативы  да  шул  рәвешле  эшли, ул  узган  елның  октябрендә  3 КФЗ һәм 13 шәхси  ярдәмче хуҗалык  базасында  оеша.  Сөт  җыюдан  тыш, кооператив  ит җыю һәм эшкәртү  белән  дә  шөгыльләнә.   2018 елның  декабрендә    5 млн сум  грант отып, алар  ит эшкәртү  буенча    модуль   заводы  алалар, ул  көнгә  500 кг-га  кадәр  ит  эшкәртү көченә  ия.   3  төрле  казылык  чыгарыла,   заказ буенча кулдан  пилмән бөгәләр,   котлетлар,  фрикаделькилар, мантылар, голубцылар  ясыйлар, итле һәм татлы  эчлекләр  белән  пироглар  пешерәләр.  .  Барлык  төр  продукциягә  сертификатлары  бар,  шулай  ук  “Хәләл” стандарты  буенча  да.    Даими  нигездә  6 кеше  эшкә  урнашкан. Бер  ел эчендә  кооператив әгъзалары саны  260ка кадәр артты.  

Кооперативларга  берләшүнең  өстенлекләре  арасында авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре түбәндәгеләрне  билгелиләр:  беренчедән,  грантлар  һәм  ташламалы  кредитлар  рәвешендә  дәүләт ярдәме алырга  мөмкин,    икенчедән, җитештерелә  торган  торган  продукцияне әзерләү,  эшкәртү һәм төргәкләү  буенча  мәшәкатьләрне берләштерергә  мөмкин,  шулай  ук     продукцияне  партияләп  сатканда  керемнәр арта  һәм    чыгымнар кими. Нәтиҗәдә, җитештерүнең  кереме  арта.      

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы шуны  искәртә,  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  төзү  һәм  дәүләт ярдәмен алу  мәсьәләләре  буенча   «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кооперациясен  үстерү буенча    компетенцияләр үзәге»  ДБУгә мөрәҗәгать  итәргә  мөмкин, тел.:  (843)221-77-40, сайт цкскрт.рф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X