Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасында шикәр чөгендере, бәрәңге, көнбагыш җыю дәвам итә

Татарстан Республикасында 5,315 млн. тонна ашлык суктырылган, быел уртача уңыш 35,3 ц/га тәшкил итә, бу 2019 елга караганда 5,4 ц/га артыграк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Кырлардан җыеп бетерәсе эшләр турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итте:орлык өчен 45 мең га кукуруз, 75 мең га силос өчен кукуруз, 25 мең га рапс, 2,4 мең га бәрәңге, 1,4 мең га яшелчә җыеп аласы бар.

Төбәктә шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. 15 мең гектар (яки өчтән бер өлеше) казылган, 620 мең тонна җыелган, бүгенге көндә уртача уңыш - 413,4 ц/га. Зәй, Минзәлә, Сарман, Тәтеш районнары чөгендер уңышы буенча лидерлар рәтендә.

Заводлар тәүлеккә 13,8 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртәләр, заводларга барлыгы 386 мең тонна чөгендер китерелгән. 40 мең тонна шикәр комы эшләнгән (бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8 мең тоннага артыграк).

Бәрәңгегә килгәндә, республикада бу яшелчә культурасы 50 мең тонна җыелган. Ул 1,8 мең га мәйданда (ягъни 45%) җыеп алынган, уңдырышлылык - 288 ц/га.

Республикада көнбагыш 118 мең га мәйданда җыелырга тиеш (уңыш-17 ц/га).

Көзге культуралар торышы турында сөйләгәндә, Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, көзге культуралар 545 мең га мәйданда чәчелгән, шул исәптән көзге бодай - 420 мең га, көзге арыш - 119 мең га.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X