Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстана аграрийлары кырларга чыктылар

Татарстан аграрийлары язгы кыр эшләренә керештеләр. Республикада язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып Азнакай һәм Ютазы районнары игенчеләре старт бирде.

«Таллы Бүләк» АХҖК 160 га мәйданда көзге арышны тукландыруга кереште, Азнакай районында көзге бөртекле культураларны тукландыру 22 мең га мәйданда башкарылырга тиеш, күпьеллык үләннәр - 17 мең га. Ә Ютазы районы аграрийлары 0,2 мең га мәйданда шулай ук көзге культураларны тукландыруга керештеләр, республика буенча уҗым культураларын 552,5 мең га мәйданда тукландыру планлаштырыла.

“Үсемлекләр кыштан "хәлсезләнеп" чыгалар, тамыр өлешендәге туфракта азот юыла, шуңа күрә иртә тукландыру уҗымнар өчен «иртәнге аш» кебек, чөнки бу вакытта туфрак та әле дымлы була, ә андый туфракта ашламалар тиз эри һәм көзге культураларга тизрәк сеңә. Культураларны гектарга 100 кг исәбеннән аммиак селитрасы белән тукландырабыз, бүгенге көндә район аграрийлары алдында төп бурыч - язгы кыр эшләрен кыска срокларда һәм сыйфатлы итеп оештыру”, - дип шәрехләде язгы кыр эшләренең барышын авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рамил Исламов.

2021 елгы кыр эшләренең барышы турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X