Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда “Хезмәт кешесенә дан” конкурсына йомгаклар ясадылар

Бүген яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” уникенче республика конкурсы җиңүчесе билгеләнде. Конкурсны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК оештырдылар.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, «Татарстан» ДТРК директоры Фирдүс Гыймалетдинов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм башка җаваплы затлар катнашты.

Кичә Казан дәүләт аграр университеты базасында 15 иң яхшы яшь комбайнчы конкурсның теоретик һәм практик өлешендә үз осталыкларын күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, ярышларда катнашучыларны сәламләп, чыгыш ясады. Ул яшь комбайнчыларны зур җиңүләре белән котлады.

“Җиңү өчен белем һәм осталык кирәк. Конкурсның традициясе дәвам итүе бик яхшы. Игенче һөнәре һәрчак мактаулы һөнәр булып саналды!” - диде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, үз чиратында, бүгенге техникада эшнең сыйфаты белгечләрнең ни дәрәҗәдә белемле булуына бәйле, дип билгеләп үтте.

Аннары барлык җиңүчеләрне Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев сәламләде һәм аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Игенче һөнәре хөрмәтле һөнәр һәм ул ихтирамга лаек. Икмәк һәр нәрсәгә баш – кешегә иң кирәк нәрсә - ул икмәк, икмәк булмаса, берни булмый!", - дип, билгеләп үтте ул.

Ә "Татарстан" ДТРК директоры Фирдүс Гыймалетдинов конкурсны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

"Хезмәт кешесенең бәһасе төшкән вакытлар бар иде, ә бу конкурс аның кыйммәтен кире кайтарырга ярдәм итте. Тележурналист Дмитрий Второвка һәм аның командасына зур эшләре өчен аерым рәхмәт! Бәйрәм белән!",- диде ул.

Барлык турлар йомгаклары буенча “Нурлат сөте” ҖЧҖеннән комбайнчы Илнур Ибәтуллин һәм аның ярдәмчесе Илназ Әюпов җиңүчеләр дип танылды. Конкурста икенче урынны - Актаныш районының «Әнәк» агрофирмасы ҖЧҖеннән Илмар Хәмзин һәм Илнар Хафизов, өченче урынны Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институтының 3 нче курс студенты Риназ Закиров һәм аның ярдәмчесе Зәй шәһәренең «Зәй» агрофирмасы ҖЧҖеннән Рәмис Миңнегалиев яуладылар.

Иң яхшы практик күнекмәләрне Биектау районыннан комбайнчы Искәндәр Хәбибуллин күрсәтте, ә иң яхшы теоретик белемнәрне Арча районыннан Илшат Хәбибуллин күрсәтте.

Ярышларда катнашучылар шулай ук номинацияләр буенча бүләкләнделәр. "Рекордлы суктыру" номинациясендә Сарман районыннан комбайнчылар Разил Сафин һәм аның ярдәмчесе Марат Хуҗин җиңделәр. "Иң зур стаж (9 ел)" номинациясендә - Ютазы районыннан механизатор Илдар Галиев. Ә иң яшь катнашучы дип (2001 елгы) Алабуга районыннан комбайнчы Зөлфәт Шәкүров танылды.

Призлы урыннарны алган катнашучылар дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

“Акциянең төп максаты - авылда яшьләр арасында эшче белгечлеген популярлаштыру. Конкурс барышында «Россия-1» һәм «Россия-24» телеканалларында яшь комбайнчыларның 2019 елгы урып-җыюны ничек алып барулары турында сюжетлар сериясе чыкты”, - дип сөйләде Казан дәүләт аграр университетының инфраструктур үсеш һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Наил Хәмидуллин.

Яшь комбайнчыларның кырдагы эшләрен һәм конкурсның финалын «Россия-1» һәм «Россия 24» телеканалларында автор буларак Дмитрий Второв алып барган «Агробизнес» программасы чыгарылышларында карарга мөмкин:http://trt-tv.ru/rossiya-24/agrobiznes/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев