Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сезонлы кыр эшләренә ташламалы кредитлар алырга мөмкин

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.

2020 елга кыска сроклы ташламалы кредитлау субсидияләре лимиты 549,6 млн сум тәшкил итә. Бу 11,3 млрд сумга кадәр кредит алырга мөмкинлек бирә. Кредитлар буенча ставка елга 5%тан артмый. 2019 елда АПК предприятиеләренә һәм оешмаларына сезонлы эшләр өчен кредит ресурслары 626,6 млн сум итеп бирелгән иде.

Субсидияләр түбәндәге юнәлешләргә каралган:

кече хуҗалыклар – 109,9 млн сум;

үсемлекчелек – 219,8 млн сум;

терлекчелек – 92,3 млн сум;

сөт терлекчелеге – 109,9 млн сум;

продукция эшкәртү – 17,6 млн сум.

Бүгенгә вәкаләтле банкларга 80 хуҗалыктан 10,4 млрд сумга заявкалар кергән, шул исәптән 27 заявка кече хуҗалыклардан – 161,8 млн сумга. Сезонлы кыр эшләренә – 51 заявка 5,4 млрд сумга, шул исәптән 25 заявка кече хуҗалыклардан – 160,1 млн сумга. Аерым алганда, Россельхозбанк 5,7 млрд сумга 38 заявка алды, шул исәптән кече хуҗалыклардан – 14 заявка 120,7 млн сумга, Сбербанк – 32 заявка 3,5 млрд сумга, шул исәптән кече хуҗалыклардан – 13 заявка 41,1 млн сумга, Альфа-Банк – 4 заявка 200 млн сумга, ВТБ – 6 заявка 1 млрд сумга.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, быел кыска сроклы кредитның максималь күләме бер заемщикка 600 млн. сумга кадәр җиткерелде (узган елга караганда 200 млн. сумга күбрәк).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев