Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Татарстанның сөт терлекчелеге:авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүдән нәтиҗә шактый сизелерлек булды

Министр боерыгы белән агымдагы елның маенда республикада сөт терлекчелегенә цифрлы технологияләр кертү буенча эшче төркем төзелде һәм һәр районда база хуҗалыклары билгеләнде. 2,5 ай эчендә терлекләр белән эш итү программасын 30 хуҗалыкта урнаштырганнар, бу планның 71%ын тәшкил итә. Шулай ук 20 хуҗалык - бу 48% – тукландыруга идарә итү программасы аша катнаш азык әзерләү эшен оештырдылар.

Әлеге цифрлы технологияләрне гамәлгә кертүдән нәтиҗә шактый сизелерлек булды. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә районнар белән узган киңәшмә барышында хәбәр итте.

Арча муниципаль районының «Северный» АХП ҖЧҖендә алдынгы технологияләр куллану сөт җитештерү күләмен тәүлеккә 2,5 тоннага, ягъни 18 %ка, сыерларның продуктивлылыгын 3 кг-га, сыерларның сервис чорын 8 көнгә киметергә, сыерларның санын 5 %ка арттырырга мөмкинлек бирде. Бу сөт сатудан акчалата керемне аена 1,7 млн. сумга арттырырга ярдәм итте.

Хуҗалыкта шулай ук агымдагы елның 7 июленнән терлекләрне унификацияле номерлар белән тәңгәлләштерүгә керештеләр – алар колак биркасында һәм электрон тамгада куелалар.

Теләче районының «Агролак» хуҗалыгында технологияләр сөт җитештерүне 11%ка арттырырга ярдәм итте, сыерларның тәүлеклек продуктивлыгы 2,3 кг-га артты. Азык әзерләү һәм таратуны контрольдә тоту рационның төгәллеген 97 %ка кадәр арттыру мөмкинлеген бирде. “Бу - кәгазьдә төзелгән баланслы азыкның сыер теленә эләгүен аңлата, шуның аркасында хайванның продуктивлыгы арта”, - дип аңлатты Ленар Гарипов.

«Агролак» хуҗалыгы моның белән генә тукталып калмый, анда зур тизлек белән азык үзәге төзелә, ул быел сентябрь аеның беренче декадасында файдалануга тапшырылачак.

Тагын бер мисал - Ютазы районында Вафауллинның кечкенә генә фермер хуҗалыгы - ел башында терлекләр белән идарә итү программасын урнаштырды, аның ярдәмендә җитештерү процессларын җайга салды. 40 сыер, 300 көннән артык кысыр торган 40 сыер бракка чыгарылган. Шул ук вакытта хайваннар саны 80 танага арткан. Сыерларның тәүлеклек продуктивлылыгы 8,5 кг, тулаем савым 66 %ка арткан, ягъни - тәүлеккә 2,5 тоннага, ә акчалата алганда, бу айга 1,8 млн сумнан артык. Шул ук вакытта 1 ай эчендә ашатуга идарә итү көн саен 1,5 тоннага кадәр азыкны янга калдыру мөмкинлеген бирде. Технологияләрнең нәтиҗәлелеге күз алдында!

Балтач районының Кызыл Юл авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы бер ел эчендә тәүлеклек сөт җитештерү күләмен 7 тоннага яисә 38 %ка арттырган, савым сыерларының продуктивлылыгын 8,7 кг-га арттырып, сыерларның физиологик торышы һәм орлыкландыруга идарә итү сыерларның баш санын арттырырга мөмкинлек биргән. Терлек азыгы белән идарә итү программасы туклануны контрольдә тотарга һәм терлек азыгын артык сарыф итмәскә ярдәм итә, шуның нәтиҗәсендә хуҗалык көн саен 3 тоннадан артык азыкны янга калдыра.

“Әлеге технологияләрнең нәтиҗәлелеге югары һәм күп хуҗалыклар тарафыннан исбатланган. Кыскасы, моны һәр хуҗалык истә тотарга һәм аны гамәлгә кертергә тиеш”, - дип өндәде Марат Җәббаров. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X