Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Тукай исемендәге җәмгыять игенчеләре – арпа кырында

Беренче майда беренчеләрдән булып чәчүгә керешкән Тукай исемендәге җәмгыять механизаторлары һава торышы утырып китү белән берьюлы ике - Ташкичү һәм Подгорный бригадаларында арпа чәчүне дәвам итте.

Ташкичү бригадасында Азат Исмәгыйлев дым каплаткан мәйданнарда арпа чәчүче "Быстрица" чәчкече белән Радель Төхвәтшинның алып бара. Мәгъсүм Лотфуллаев орлык чыгара. Подгорный бригадасында культивацияләүдә берьюлы ике трактор - Ленар Усманов белән Марсель Йосыпов эшли. Чәчүдә мәшгуль Рамил Әхмәтҗановны Илгиз Рәхмәтуллин орлык белән тәэмин итә.
- Чәчү кампаниясенә 100 процент инкрустацияләнгән орлык белән керештек. Язгы кыр эшләрен тоткарлыксыз алып бару максатында тәҗрибәле белгечләрдән күчмә ремонт звеносы оештырдык. Бар максат - кояшлы көннең һәр мизгелен югары җитештерүчәнлек белән файдаланып, чәчүне оптималь срокларда башкарып чыгу, - дип билгеләп узды Тукай исемендәге җәмгыять директоры Рамил Газизуллин.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев