Тукай исемендәге җәмгыять механизаторлары районда беренчеләрдән булып терлек азыгы хәзерләүгә кереште.
МагДон тракторында эшләүче Марсель Йосыпов 58 гектар биләүче костер үләнен бүген теземнәргә сала башлады. Дөрес, үләннең төрле урыны бар - кайдадыр ул куе, урыны-урыны белән сыек. Бактың исә, механизаторлар алдында быел бу мәйданны сөреп, туфракка известь кертү бурычы да тора икән.
Нет комментариев