Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Тукайлылар мул азык запасына йөз тота

Тукай исемендәге җәмгыятьтә без килгән көнне Марсель Йосыпов киң алымлы “МагДон” комбайнында өченче участоктагы печәнне чабуны дәвам итә иде.

(Ильмира ГАЛИЕВА, Автор фотолары)  “Үлән быел сыеграк - җылы җитмәде”, - дип әйтеп куйды механизатор.

Хуҗалыкта терлек азыгы культуралары 1400 гектардан артык мәйдан били. Шуның 600 гектарында күпьеллык үләннәр урнашкан.

- Теземнәргә салынган азыкны җыеп алуны да озакка сузмаячакбыз – максат яхшы сыйфатлы терлек азыгы туплау, чөнки безнең алда һәр шартлы терлеккә 35 центнер азык берәмлеге хәзерләү бурычы тора, -дип хәбәр итте җәмгыять директоры Рамил Газизуллин.

Сабантуйлар узып китү белән беренчеләрдән булып печәнгә төшкән хуҗалыклар арасында “Уңыш”, “Кәрәкәшле”, “Нәбиуллин” агроформированиеләре дә бар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин терлек азыгы хәзерләүдә һәр кояшлы көнне югары җитештерүчәнлек белән файдалануны алшарт итеп куйды.

        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев