Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Урал бистәсе механизаторлары эшне кызу тота

“Нәбиуллин” фермер хуҗалыгында кыска вакыт эчендә 500 гектарга якын мәйданда бөртекле культуралар – арпа, бодай, солы чәчелеп тә өлгергән.

(Ильмира ГАЛИЕВА,Автор фотосы) Быел хуҗалык өченче сезонын Бәйрәкәтамак зонасында эш алып бара. Атна башында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин белән кырлар буйлап рейд уздырганда, Бәйрәкәтамак зонасында ураллылар арпа чәчә иде. Җир башыннан ук бер-бер артлы килгән тракторлар – берсе культивация уздыра, икенчесе дым каплата, өченчесе чәчә – безгә сәлам генә биреп үтеп киттеләр. Уттай эш вакыты – чәчү кампаниясенең һәр мизгеле кадерле.

- Хуҗалыкта язгы кыр эшләрен комплекслы алып барабыз. Механизаторлар Флюс Гайсин, Фаил Вәлиев, Раушан Шәрәфиев, Мансур Насыйров, Рим Җәләев, Зөфәр Әхмәтов, Альфред Шәрипов, Равил Нәгыймов һәм башкалар эшне кызу тота. Шуның бәрабәренә чәчү кампаниясе финиш сызыгына якынлашып килә дә, - дип редакция белән элемтәгә чыкты фермер Илдус Нәбиуллин.

Орлык фондын яңарту өстендә даими чаралар күрүче хуҗалык арпа белән бодайның бишәр тонна элита сортын сатып алу мөмкинлеге дә тапкан. Быел ул аларны үрчетү өчен үстерәчәк. Димәк, киләсе елда аның җирләрендә мул уңыш вәгъдә итүче иген кырлары тагын да артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев