Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районы хуҗалыкларында комбайннар парады

Бүген район авыл хуҗалыгы коллективларында урып-җыю эшләренә техника паркларының гына түгел, механизаторларның да хәзерлеге бәяләнде.

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Россельхозцентр”ның РТ буенча филиал вәкилләре, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре составындагы комиссия “Уңыш”, “Кәрәкәшле”, “Нәбиуллин”, АгроМир”, Тукай исемендәге һәм “Таң” агроколективларында булды. Белгечләр беренче чиратта комбайннарның кырга чыгарга механик әзерлеген, аларны полога өстендә эшләтеп, герметиклыгын тикшерде. Механизаторлар белән комплектлаштыру, комбайннарның хезмәт куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп җиһазландырылуы, автопаркның торышы, ындыр табагының яңа ашлыкны кабул итәргә әзер булуы – берсе дә күз уңыннан ычкындырылмады.

 

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев