Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районы кырларында чәчүлекләр кабул ителә

Бу атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, ТР буенча “Россельхозцентр” оешмасының Ютазы бүлеге белгечләре һәм агротармак ветераннарыннан төзелгән комиссия чәчүлекләрне кабул итү белән мәшгуль.

Кичә алар “Уңыш” һәм Тукай исемендәге җәмгыятьләрнең иген кырларында булды һәм сабан культуралары шытымнарының торышын тикшерде. Шулай ук, көзге игеннәр өлгереше дә игътибарга алынды.

Комиссия чәчүлекләрнең куелыгын, чәчәү тирәнлеген, кырларның юл буеннан эшкәртелүен бәяләде. Игеннәрнең нинди төр ашламалар белән тукландырылуы һәм гербицидлар белән эшкәртелүе дә өйрәнелде. Әлбәттә, кырлар культурасы ахыргы бәяне чыгарганда зур роль уйнады.

Чәчүлекләрне кабул итү чарасында ике агроколлектив җитәкчеләре һәм кырчылык тармагы белгечләреннән тыш, механизаторларның шәхсән үзләре дә катнашуы аңың тагын да әһәмиятен арттырды.

Илмира ГАЛИЕВА. Автор фотолары

 

На сайт

На полях Ютазинского района принимаются посевы

На этой неделе комиссия, которая состоит из специалистов районного управления сельского хозяйства и продовольствия, Ютазинского отделения ФГБУ “Россельхозцентр” по РТ и ветеранов АПК заняты приемкой посевов.

Вчера они посетили хлебные поля обществ “Уныш” и имени Тукая. Комиссия изучила состояние посевов яровых культур. Также было отмечено созревание и озимых культур.

Специалисты оценили густоту посевов, глубину сева, обработку полей у обочин, работу с удобрениями и гербицидами. Конечно, культура полей сыграла большую роль в окончательной оценки.

Необходимо отметить, кроме руководителей двух агроколлективов и специалистов полеводческой отрасли, личное участие механизаторов в мероприятии по приему посевов повысило его значимость в разы.

Ильмира ГАЛИЕВА. Фотографии автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев