Ютазы районы аграрчылары көндәлек эшләр турында сөйләште
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районы аграрчылары көндәлек эшләр турында сөйләште

Бүген "Таң" җәмгыятенең борчак кырында оператив киңәшмәгә җыелган район авыл хуҗалыгы предприятие җитәкчеләре көнүзәк һәм алда торган агрочаралар турында гына киңәш-табыш корып калмады.

Районда авыл хуҗалыгы коллективларының шактые чәчү кампаниясен тәмамлады. Бүген соңгы культуралар урнашачак мәйданнарда эш бара. Алар белән беррәттән, чәчүлекләрне тәрбияләү - чүп үләннәре һәм корткычлар һөҗүменнән саклау һәм яклау чаралары күрү - кабыргасы белән килеп басты.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев җитәкчеләрнең игьтибарын терлекчелек тармагына, асылда, сөт җитештерү соравына да җәлеп итте.

- Терлек азыгы хәзерли торган көннәр җитте. Бу терлекчелек тармагының еллык язмышын хәл итүче вакыт. Бүген әлеге тармак белгечләрен беренче чиратта кырдан базга кайта торган азык сыйфаты борчырга тиеш, - дип басым ясады ул.


Нет комментариев