Ютазы районының баш зоотехнигы иң яхшы һөнәрманнарның берсе
Авыл хуҗалыгы

Ютазы районының баш зоотехнигы иң яхшы һөнәрманнарның берсе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш зоотехнигы Алмаз Даутов "Һөнәре буенча иң яхшы" бәйгесендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Аграр яшьләр берләшмәсе агросәнәгать комплексында эшләүче яшь хезмәткәрләр арасында уздырган "Һөнәре буенча иң яхшы" бәйгесендә безнең район абруен Алмаз Даутов һәм "АгроМир" җәмгыятеннән зоотехник-селекционер Резеда Әгълиева яклады. Нәтиҗәдә, Алмаз "Иң яхшы зоотехник" номинациясендә мактаулы икенче урынга лаек булды, ул диплом һәм кыйммәтле бүләк белән билгеләнде.

Нет комментариев