Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Акбаш авылында “Сәхаутдин” мәчете ачу тантанасы узды     

Ходай Тәгаләнең хәерхаклы вакыйгасы - Акбаш авылында яшәүчеләр белән мәчет ачу шатлыгын уртак итәргә район башлыгы Рөстәм Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Шулай ук Ислам фәннәренең Халыкара Иордан университеты профессоры Абдаразак Асагди, тумышы белән Акбаш авылыннан булган Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспекторы Ринат Тимерҗанов, район советы депутатлары, авыл җирекләре башлыклары һәм имам-хәзрәтләре, “Фәнис” мәдрәсәсе шәкертләре һәм туганлык җепләре белән Акбаш авылына барып тоташкан кан-кардәшләр җыйналган иде

Халыкны мәчет ачу бәйрәме белән район башлыгы Рөстәм Нуриев җылы котлады. ул мәчет төзүдә үзләреннән зур өлеш керткән Руслан Рәхмәтуллинга, фермер Әнәс Тимербаевка үзенең рәхмәт хатын тапшырды. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Акбаш авылы мәчетенең хаксызларга хак юл табарга ярдәм итүче изге йортка әверелүен теләде. Кунак Рөстәм Мидхәт улына  Акбаш авылында мәчет тергезүдә керткән саллы өлеше өчен Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең рәхмәт хатын тапшырды. Акбашлыларны тантана белән шулай ук Татарстан Республиксы буенча Баш федераль инспекторы Ринат Тимерҗанов, Ислам фәннәренең Халыкара Иордан университеты профессоры Абдаразак Асагди да тәбрик итте... Тулырак язма белән район гәҗитенең бу атнада дөнья күрәчәк санында танышырга мөмкин булачак.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев