Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Чулман өстендә чаңнар моңы яңгырады

    Күптән түгел 17 кеше составындагы районыбызның Россия Пенсионерлар берлеге делегациясе Алексеевскта чаң сугу буенча унынчы юбилей фестивалендә катнашты.

    "Алексеевские перезвоны" дип аталган биниһая зур чаң сугучылар фестивале, үзе дә бәйрәм булу өстенә, безнең делегацияне тагын ике әһәмиятле дата белән каршылады. Бу көнне православие Россиясе христианнар өчен яңа бәйрәм - Русьне чукындыру көнен билгеләп үтте. Моннан тыш, Алексеевск биредә беренче православие чиркәвенә нигез салуның 300 еллыгын бәйрәм итте. Шуңа күрә бәйрәм әлеге чиркәү җимерекләре янына "крестный ход"тан башланды. Өч йөз ел эчендә аны бер генә тапкыр яндырмаганнар һәм яңадан тергезмәгәннәр. Ә совет чорында ул бөтенләй җимерелә. Алексеевсктагы яңа гыйбадәтханә исә бик күркәм, иркен һәм уңайлы. Ул православие динен тотучылар өчен аларның икенче өйләре булып хезмәт итә.
    Фестивальне театральләштерелгән тамаша ач-ты. Актерлар Христово Воскресение храмы тарихы башланган ерак XVIII гасыр мохитен һәм рухын чагылдырырга тырыштылар. Бәйрәм кунаклары сәхнәдә барган тамашаны зур кызыксыну белән күзәтте.
    Фестивальне тантаналы ачуда Казан һәм Татарстан митрополиты Анастассий һәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнаштылар. Илбашы үзе-нең сәламләү сүзендә: "Мин мондый бәйрәмнәр әһәмиятле һәм мөһим дип исәплим. Аеруча бу тынычлыкта һәм килешеп яшәгән күп милләтле Татарстан өчен актуаль", - диде. Ул христианнарның рухи лидерына иманына тугры булуы, республика хакына башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм, аңа митрополит дәрәҗәсе бирелүе белән котлады. Традиция буенча алар ипи-тоздан авыз итте. Аннары Чулман өстеннән чаңнар чыңы яңгырады. Россия чиркәүләреннән һәм якын чит илләрдән 29 чаң кагучы бу көнне күчмә чаң манараларында да, Христово Воскресение чиркәвенең 12 чаңнан торган чаң манарасында да (алар арасында 3 тонналы "колокол-благовестник" та бар иде) чаң тавышларын яңгыратты. Моннан тыш, фестивальнең ике көнлек программасында халык җыр һәм бию ансамбльләре чыгышлары һәм, әл-бәттә, халык кәсепләре ярминкәсе оештырылган иде.
    Газета басмасында гына безнең төркемнең әлеге биниһая зур бәйрәмдә кичергән хисләрен чагылдырып булмый. Гаҗәеп чаңнар моңын ишетергә кирәк иде! Фестиваль тәэсире астында өйгә кайтуның озын юлы бер мизгел генә булып тоелды. Россия Пенсионерлар берлеге әгъзаларының юллары дәвамында уен-көлке күп булды, яшьлектә җырланган, элекке җырлар башкарылды. Сәяхәт итүчеләрнең күп санлы сораулары буенча, без Рус Акташыннан алты чакрым ераклыкта урнашкан Изге чишмәгә борылдык. Урман чокырындагы төзек чишмә бик тәэсирләндергеч иде! Һәр җирдә шәмнәр, иконалар, православие тәреләре... аларның сакчылар сакламаган зонада урнашуы һәм аларны беркемнең дә үзләштермәве гаҗәпләндерде. Махсус җиһазланган, агачтан чишенү бүлмәләре бар һәм бозлы чиста су белән купель урнаштырылган. Делегациябезнең аеруча кыюлары баштан суга чумды, икенчеләре тубыктан гына басып торырга булды. Тойгылар кышын бәкедә коенгандагы кебек. Һәм, әлбәттә, барысы да үзләре белән изге суны алдылар. Кыскасы, бу паломниклар өчен махсус җиһазланган урын безгә ачыш иде. Һәм һәркем, мөмкинлегеннән чыгып, бирегә тагын әйләнеп килергә хыялланды.
    Арып-талып, әмма күтәренке кәеф белән сәяхәтчеләребез өйләренә әйләнеп кайттылар, әмма бу аһәңле һәм изге чаңны озак онытмаслар әле....
    Әлеге сәяхәтнең инициаторы Россия Пенсионерлары Берлегенең Ютазы районындагы рәисе Валентина Воробьева булды. Оештыручы - район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев. Район җитәкчелегенә бөтен делегация рәхмәтле һәм мондый фестивальләргә бару соң-гысы булмас дип өметләнә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: