Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Димтамак мәчете янәдән үз ишекләрен ачты

Димтамак авылында, капиталь ремонттан соң, мәчет ачу тантанасы узды.

 

Авыл тарихындагы әлеге мөһим вакыйгада Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, казый Марат хәзрәт Мәрданшин, күрше шәһәр һәм районнарның имам-мөхтәсибләре, районның оешма һәм предприятие җитәкчеләре, авыл халкы катнашты.

Бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп, район башлыгы мәчетне төзекләндерүдә ярдәм күрсәткән һәркемгә аерым рәхмәт белдерде. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, мәчетне капиталь төзекләндерүдә иганәчеләр, җирле предприятие җитәкчеләре һәм авыл халкы зур көч куйган. Аяз Шәфыйгуллин авыл халкының, бигрәк тә яшьләрнең, балаларның мәчеткә йөрүен, мәчетнең буш тормавын теләде һәм шамаил бүләк итте. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев тантанага килүчеләрне әлеге күркәм вакыйга белән котлады һәм Аллаһы Тәгалә юлында кылган изге гамәлләрнең, мәчетләр төзүнең, догалар кылуның өстенлекләре турында сөйләде. Аннары ул Димтамак мәчетенең яңа имамын тәкъдим итте һәм аңа эшендә уңышлар теләде.

Тәкъбир әйтелгәннән соң, ал тасма киселде һәм мәчеттә намаз укылды.

Исегезгә төшерәбез, 70 кеше сыйдырышлы бер катлы кирпеч мәчет Димтамак авылында 2004 елда төзелгән иде. Ремонт барышында биредә җылыту системасы яңартылган, түбә алмаштырылган, җылы идәннәр җәелгән, электр үткәргечләре яңартылган, ул хәзер янгын куркынычсызлыгы таләпләренә тулысынча җавап бирә. Бина һәм манара заманча материаллар белән тышланган, мәчет биләмәсе төзекләндерелгән. Мәчетнең яңа имамы итеп «Фәнис» мәдрәсәсен тәмамлаган Мөхәммәт хәзрәт Мәрданшин билгеләнде.

Аллаһ йортында шулай ук тәһарәт алу һәм дини йолалар башкару өчен барлык шартлар да тудырылган. Юлчылар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мәчеткә кереп, намаз укый алачак.

Шулкадәр күп көч, тырышлык салып мәчетне торгызу – үзебезне үк торгызу, иманыбызны ныгыту ул, – ди авыл халык. Әлеге мәчет милләтебезнең рухи бердәмлеге булып хезмәт итсен, иманыбызны тагын да ныгытсын, кешеләрне ислам кагыйдәләре, җир йөзендә гасырлардан-гасырларга яшәп килгән гореф-гадәтләр тирәсенә берләштерсен.

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев