Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Дөнья өчен дә, ахирәт өчен дә иҗтиһат кылып

Ишегалды мәчеткә йөрүче мәхәллә кешеләре тарафыннан агач-куаклар, чәчәкләр утыртылып ямьләндерелгән Урыссу бистәсенең "Мәхмүт" мәчетенә Ураза гаете көнне мөселманнар агылды.

Мәчетнең имам хатибы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин, чараны ачып, барысын да бәйрәм белән котлады, мөселманнарның тотылган уразаларының әҗер-савапларын күрүләрен теләде.

Аннан соң сүз алган район хакимияте вәкиле Сәгадәтулла Төхбәтуллин да мәхәллә мөселманнарын гает белән тәбрикләде, зур сынауны үтә алган мөселманнарга аерым рәхмәт белдерде. Бистәбездә ике мәчет, мәдрәсә эшләвенең бик зур сөенеч булуын билгеләп үтте, барлык район халкына исәнлек-саулык теләде.

Аннан соң вәгазь белән сүз алган Ильяс хәзрәт бик үтемле чыгыш тотты. Ул үзенең вәгазендә Аллаһы Тәгалә безгә нәфесне тыю өчен гакыл биргәнлеген, шуңа күрә аны өстен куеп, безгә ураза тоту фарыз кылынуын билгеләп үтте. Ураза аша күп күркәм сыйфатлар тәрбиялибез. Бу көннәрдә, аңлаган кешегә, Раббыбызның үзе тарафыннан ярдәм була. Сабырлык, түземлелек өчен әҗер-саваплар күп бирелә, кеше уңышка ирешә. Ураза чорында ифтар ашлары, хәер-сәдакалар төрендә күп юмартлыклар кылына, Коръән, тәравих намазлары укыла. Бу дөнья өчен дә, ахирәт өчен дә тырышлык кылу фарыз.

Аннары барлык мөселманнар гает намазына басты, хөтбә укылды.

Соңыннан имам-хатип барысын да сый-нигъмәтләр тулы чәй өстәле артына чакырды. Балалар аерым бүләкләр белән, шулай ук мөселманнар да зур булмаган бүләкләр тапшырылып озатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев