Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Изге Рамазан аеның өченче көнендә Ютазы авылының «Фәтех» мәчетендә ифтар мәҗлесе узды

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен ураза вакытында Ютазы авылы мөселманнарының бәйрәм табыны оештыруы күркәм гадәткә әверелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ел саен ураза вакытында Ютазы авылы мөселманнарының бәйрәм табыны оештыруы күркәм гадәткә әверелде.

Быел да мәчетнең якты бүлмәсенә төрле буын вәкилләре — балалар, яшьләр, өлкән яшьтәгеләр җыелды. Әйтик, әлеге бәйрәм чарасында 94 яшьлек Фәүзия абыстай һәм дүрт яшьлек Ислам да катнашты. Гомумән алганда, бу көнне авылдашларның дүрт буыны бергә җыелды. Мәчеткә килүче авыл халкы Аллаһы Тәгаләдән җир йөзендәге һәрбарча кешенең тынычлыкта һәм иминлектә яшәвен сорап, дога кылды. Бу киң, якты, чиста, изге аятьләр һәм сүрәләр иңгән бинадагы мохит үзе үк күңелгә тынычлык, рухи көч бирә иде.
Урыссу бистәсенең «Мәхмүт» мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин изге Рамазан аеның кыйммәтләре, кадере турында сөйләде. Ул мәчеткә җыелган мөселманнарның игътибарын тулаем тыелу көченә юнәлдерде. 

— Ашаудан тыелу белән бергә, бу ай әле төрле начар гамәлләрдән тыелу ае да, — дип билгеләп үтте ул үз вәгазендә. — Аллаһы Тәгаләгә иман китерүчеләр өчен ураза тоту — бер ай эчендә начар сыйфатлардан чистарыну максатыннан, әйләнә-тирәдәге мәгълүматны кабул итүче күзләр, колаклар, тел, ис сизү һәм тәм тою хисе кебек сыйфатларыңа да хуҗа була белү. Ә бер айдан инде яхшылык һәм игелек адәм баласы өчен гадәткә әвереләчәк. Вөҗдан кануннары буенча яшәү һәм тәкъвалык юлы белән бару, ягъни үз янәшәңә яхшылык орлыгы чәчү, явызлык һәм тискәрелектән баш тарту гадәти яшәү рәвешенә әйләнәчәк.

«Фәтех» мәчете хәзрәте Илдар Раянов Рамазан аена кадәр мәдрәсә бинасын төзекләндергән. Монда җылы, уңайлы һәм матур. Һәм мул сыйлы өстәлләрне дә биредә әзерләгәннәр. Картлык яки сәламәтлекләре аркасында ифтарга килә алмаган ютазылыларга ризыкны өйләренә илттеләр. Чара барышында яңгыраганча, кояш баеганнан соң якыннарың белән бергә туклану Рамазан аенда ураза тоткан мөселманнарның төп шатлыкларының берсе булып тора. Быел ифтарны авылның хөрмәтле Наилә һәм Кәрәм Хөснетдиновлар гаиләсе оештырды. Аларга авылдашлары һәм район кунаклары да ярдәм итеп, бик тәмле ризыклар әзерләде. Ифтарда катнашучыларның барысы да, гадәттәгечә, берсеннән-берсе тәмле сый-нигъмәтләр алып килгән иде. Бу тәм-томнарга аеруча балалар шатланды. Район җитәкчелеге вәкиле, район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов исә Ютазы авылы халкын тәмле бәлеш белән сыйлады.

Бу чарада катнашкан һәркемнең игелеген Аллаһы Тәгалә, һичшиксез, кабул итәр, дип уйлыйм. Исегезгә төшерәбез, Рамазан аенда барлык тереклек Аллаһы Тәгаләнең бөек рәхмәте белән сугарыла. Бу игелек, мәрхәмәтлелек, яхшы ниятләр һәм игелекле эшләр вакыты. Бу тәүлекнең якты вакытында ризыктан һәм судан тыелып тору гына түгел, ә барлык начар гамәлләрдән баш тарту ае да. 

Сүз уңаеннан. 2024 елның июнендә Ютазы мәчете үзенең 20 еллык юбилеен билгели.

Роза ИСКӘНДӘР әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев