Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Кечеурыссулылар Ураза бәйрәмен үткәргәннәр

    Рамазан аеның беренче көнендә Кече Урыссу авылында ифтар мәҗлесен Камил хәзрәт Абдуллин гаиләсе уздырса, Ураза бәйрәмендә халыкны ашка мәхәлләнең беренче имамы Камил хәзрәт Газизуллин гаиләсе дәшкән.

    Авылыбыз халкы иманлы икән - Гает намазына җыелучыларны мәчет көч-хәл белән үзенә сыйдырды, дип сөенеп яза Вәсилә Ильясова. Камил хәзрәт үзенең чыгышын вәгазьдән башлаган. Бәйрәм иртәсендә Коръән аятләре, хөтбә укылган, дога кылынган.

    Шул ук көнне, өйләдән соң, ачык һавада балалар өчен оештырылган кече Сабан туена өлкәннәр дә бик теләп килгән. Бәйрәмдә халык капчык киеп, кашыкка алма салып йөгереп, чүлмәк ватып кына күңел ачмаган, балалар арасында азан әйтү ярышы да үткәрелгән. "Ир балаларыбыз Илнар, Фаяз һәм башкалар бик матур итеп азан әйттеләр. Коръәннән аятләр укуга багышланган икенче ярышта кыз балаларыбыз Алия, Гөлия, Камиләнең моңлы тавышлары барыбызны да әсир итте. Бәйрәм көнне дүрт яшен тутырган Кәрим исә Коръән аяте укыган иң кечкенә катнашучыбыз булды", - дип хәбәр итә укучыбыз. Сабан туенда катнашкан авыл халкы гына бүләкле булып калмаган, тамаша кылып, уенда көч биреп торган кешеләргә дә татлы күчтәнәч өләшенгән. Авылдашларына мондый күңелле мизгелләрне Баулы каласында яшәүче дин кардәшләре Мәсгуть Абдуллин тудырган. Бәйрәмдә генә түгел, һәр якты көн саен кылган изге эш-гамәлләребез Аллаһ разыйлыгы өчен булсын, дип хатын тәмамлаган Вәсилә Ильясова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: