Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Хәерле җомга көне белән. кадерле укучыларыбыз!

Пәйгамбәребез: "Кешеләрдән яшерелгән гыйлемнәрнең ачкычлары биштер. Аларны Аллаһыдан башка һичкем белмәс. Беренчесе: иртәгә нәрсә булачагын Аллаһыдан башка һичкем белмәс. Икенчесе: аналарның карыннарында булган балаларның хәлләрен катгый рәвештә Аллаһыдан башка һичкем белмәс. Өченчесе: яңгыр төгәл кайчан явачагын Аллаһыдан башка һичкем белмәс. Дүртенчесе: һичбер кеше үзенең кайда вафат булачагын белмәс. Бишенчесе: Кыямәт кайчан булачагын Аллаһыдан башка һичкем белә алмас", - дигән.

" (Ахыры) Табигый вә дөрес дәлилләргә таянмыйча хәбәр бирүчеләр, берәүнең бәхетле вә бәхетсез булачагын сөйләүчеләр, кулны тотып яки су вә көзгеләргә карап кына югалган малларның урыннарын әйтүчеләрнең һәм, гомумән, күрәзәчеләр, фал ачучыларның сүзләренә ышанырга ярамый. Боларның бөтен эшләре гади кешеләрне алдау вә җиңел юл белән акча җыюдан гыйбарәт". (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 280 нче хәдис. 1916).

Йә, Раббым, безгә хәерле гыйлемнәр бир. Хәерсезләренә керешүләрдән Үзең имин кыл.?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X