Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Корбан бәйрәме күңел юмартлыгын күрсәтә

Урыссу бистәсенең «Мәхмүт» мәчетендә Корбан бәйрәменә багышланган чара узды.

Район мөселманнары исламның төп бәйрәмнәренең берсен  билгеләп узар өчен җыелды.

«Мәхмүт» мәчете имамы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин, мәчеткә килүчеләрне сәламләп, Корбан бәйрәменең тирән мәгънәсен аерым ассызыклады.

- Корбан бәйрәме аша Аллаһы Тәгалә безне юмартлыкка чакыра, - диде ул. – Бу бәйрәмне бай кешеләрнең яки муллыкта яшәүчеләрнең корбан итен үз якыннары, туганнары, дуслары, күршеләре һәм бу тормышта мохтаҗлык кичерүчеләр белән бүлешүе дип кенә аңлау дөрес булмас. Ислам кануннары буенча яшәүче рухи яктан бай кеше, һичшиксез, якын кешеләрне сөендерер өчен башка юллар табачак. Игелекле сүз, җылы караш, изге эшләргә юмарт булыгыз. Чөнки сезнең бу изгелекләрегез үзегезгә үк кире кайтачак, шул ук вакытта, явыз гамәлләр дә кешенең үзенә кайта. Бүген без Аллаһы Тәгаләдән тынычлык, иминлек, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучыларга саулык-сәламәтлек, иген басуларына бәрәкәтле яңгырлар, һәрбарчабызга кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары сорап мөрәҗәгать итәбез.

 Мөселманнарны бәйрәм белән  котларга район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин да килде. Ул үз чыгышында махсус хәрби операциядәге ир-егетләр өчен, ел саен авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өлешенә төшкән сынаулар өчен борчылуын белдерде һәм кыскача гына район җитәкчелеге алдында торган төп мәсьәләләргә тукталды.

- Күпләрне Октябрьский күперен ремонтка ябу мәсьәләсе борчый, - диде ул. – Күпернең проект документациясе әзер, ул экспертиза узды. Хәзер төп мәсьәлә - ике республика тарафыннан бу эш өчен акча табу. Шуңа күрә әлеге мәсьәлә хәл ителүдән туктамады, ул алга таба каралу юлында. Тиздән Екатериновка янындагы күпер файдалануга тапшырылачак, бу Октябрьский шәһәренә йөрүчеләрнең юлын күпкә кыскартачак. Июль аенда әлеге күпер файдалануга тапшырылачак һәм шоферларга Димтамак аша урау юлдан йөрергә туры килмәячәк. Җәйнең коры килүенә тукталсак, район игенчеләре, тулаем алганда, илнең азык-төлек программасын үтәүгә үз өлешләрен кертү һәм уңышны саклап калу өчен җитештерү буенча алдынгы технологияләр кертәләр. Кукуруз, азык культуралары үсеп килә... Әгәр күкләр бүгенге догаларыбызны ишетеп, шифалы яңгырларын  яудырса, Алла бирсә, терлекләрне уңышлы кышлату өчен тиешле азыкны әзерли алырбыз. Тагын бер тапкыр бәйрәм белән сезне, бары тик изге теләкләр сезгә.

Корбан бәйрәмебергәләп Коръән сүрәләре һәм җәмәгать намазы уку белән тәмамланды.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев