Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Кече Урыссу авылында корбан итен мохтаҗларга өләштеләр

Гает көне - 15 октябрьдә Кече Урыссу авылында зур мәҗлес оештырылган.

Игелекле чарада авыл җирлеге советы да катнашкан. Ташкичү авыл җирлегеннән хәбәр итүләренчә, гает мәҗлесен мәчет зурлап үткәргән. Авыл мәчетенең имам-хатибы Камил хәзрәт Абдуллин бәйрәмгә корбан чалган һәм бөтен авыл халкын сыйлаган. Фермер Салават Сәүбанов һәм пенсионер Рәшит Галиев та мәчеткә корбан ите алып килгәннәр. Мәчеткә килергә мөмкинлекләре булмаган кешеләрнең сыйларны өйләренә китереп биргәннәр, корбан итенең бер өлешен "Фәнис" мәдрәсәсенә тапшырганнар. Корбан гаетеннән мәчет файдасына кергән хәер-сәдакаларны бүгенге көндә урын өстендә ятучы Тәлгать Усмановка илтеп биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев