Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Мәхмүт мәчетенең манарасы калыкты

    Пәнҗешәмбе, 29 ноябрь көнне, Солнечный микрорайонында төзелүче Мәхмүт мәчетенең манарасын күтәрделәр.

    Урыссуның тимер-бетон эшләнмәләре заводы мастеры Александр Сибен билгеләп узганча, манара проектын эшләп чыгаруда Самараның югары вольтлы линияләр буенча белгечләр ярдәм иткән. Шуңа күрә манара урнаштырылган конструкция бик ышанычлы. Ислам динен символлаштырган ярым айлы конус исә Яңа Ел алдыннан куелачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: