Район башлыгы Рөстәм Нуриев ифтар ашы үткәрде
Дин

Район башлыгы Рөстәм Нуриев ифтар ашы үткәрде

Изге Рамазан аенда кичке авыз ачу мәҗлесләре - ифтар ашлары уздырганда шактый ураза тотучылар җыела.

Узган шимбәдә үзәк район мәчетендә ифтар ашы җыенын район башлыгы Рөстәм Нуриев үткәрде. Авыз ачканнан соң, килүчеләр ахшам намазына басты. Аннан җыелучылар сый-нигъмәтле өстәлләр артына утырыштылар. Рамазан аенда ифтар мәҗлесе кичке намаздан соң үткәрелә. Мәҗлес кояш баткач уздырыла. Авыз ачуда соңга калу рөхсәт ителми.


Нет комментариев