Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Рухи кыйммәтләребезне - халыкка

    Менә шундый исем астында сәхнәләштерелгән дини бәйрәм кичәсе оештыру һәм уздыру мәшәкате белән яши бүген республиканың Көньяк-Көнчыгыш төбәге казыяте, Ютазы районы мөхтәсибе, башкарма комитет бүлекләре.

    Яшь буынга ислам дине аша югары әдәп-әхлак тәрбиясе бирүне, Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен, Мө-хәммәт пәйгамбәребезнең сөннәтләрен, ислам әхлагын, шәригать хөкемнәрен сәхнә теле аша халык күңеленә җиткерүне, мөселманнарны очраштыру, рухи кыйммәтләребезне үстерүне максат итеп куйган бәйрәм ике этапта узачак. Беренчесе аның район мәдәният йортында февраль аенда үтәр дип фаразлана. Чарада һәр мәхәллә катнашыр дип көтелә, дип ният кылучы оештыручылар күрсәтеләчәк сценарийларның эчтәлеген дә билгеләгәннәр. Алар ислам диненә, коръән аятьләренә, дин тарихына, әдәплелеккә, сабырлыкка нигезләнгән булырга тиеш. Чыгышларны бәяләячәк жюри да әсәрнең тәрбияви өлешенә, катнашучыларның милли киеменә, сәхнә осталыгына игътибар бирәчәк. Мөхтә-сибәт буенча беренче урынны яулаган коллектив төбәкара дини бәйрәм бәйгесендә катнашу хокукы алачак. Бу инде икенче этап булачак, ул март аенда узачак. Анда Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Лениногорск районнарыннан дини коллективлар катнашуы күздә тотыла, дип сөйли Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Көньяк-Көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин.
    "Рухи кыйммәтләребезне - халыкка" дини бәйрәмдә катнашу теләген белдереп кенә түгел, ныклы хәзерлек эшләренә керешкән Иске Урыссу мәхәлләсе коллективы гыйнвар аенда ук сәхнәләштерелгән әсәрен авылдашлары, Урыссу, Ютазы мәхәлләләреннән килгән кунаклар хөкеменә тәкъдим итте. Ул "Сихәткә нәсыйхәт" дип аталды. Ни өчен? Бүген кешелек дөньясы тирән һәм кара упкын алдында тора. Наркомания, төрле йогышлы чирләр, зиналык, җинаятьчелек киң таралган, бер-береңә ышаныч югалган, гаиләләр таркалган, туган-тумачалар арасында элемтә югалган чорда яшәүче адәм баласына хак юлны бары тик Ислам дине кануннары аша гына күрсәтеп була, дип аңлатып узды кереш сүзендә әлеге бәйрәмнең оештыручы-режиссеры Тәнзилә апа Йосыпова.
    Сәхнәгә күтәрелгән мөэмин-мөслимәләр кеше туган беренче көннән алып аны шәригать кануннары аша әдәп-әхлаклы итеп тәрбияләү мөмкинлеген җиткерергә тырыштылар. Сабыйга чын мөселман исеме сайлау һәм кушу - бик җаваплы эш. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә. Шуңа күрә исем җисеменә туры килә торган матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел һәм анык әйтелешле булырга тиеш, дип саный татар халкы. Авыл имамы Мәгъсүм ага Йосыпов балага исем кушу йоласын башкарды. Ислам дине кушканнарны үтәп кенә иң зур байлык - җан һәм тән сихәтлегенә ирешеп булуын тирән чагылдырган бәйрәм коръән аятьләре, мөнә-җәтләр, бәетләр белән үрелде.
    Сәхнәгә мәхәллә мәчетенә йөрүче яшь балалар күтәрелде. Алар, кыйблага карап, намазга бастылар, өйрәнгән догаларын, зикерләрен кабатладылар. Шөкер, әлеге яшь буын вәкилләре күңеленә ислам әхлагы орлыклары салына башлаган. Тик җәмгыять моңа кадәр тормыш асылын, мәгънәсен таба алмыйча, тайгак юлга баскан ничәмә-ничә буынын югалтырга өлгерде. Менә шул динсезлектә, денсезлектә йөрүчеләр авыру җәмгыять барлыкка китерде.
    Төпсез упкын ярына килеп җитеп тә, аның төпкеллегенә төшеп китеп югалмаган адәм баласын бәхетсезлектән йолып калуда Ислам динен төп тәрбия чыганагы итеп алу, бәлкем, урынсыз да түгелдер. Һәрхәлдә дә, моннан XIV гасыр элек Аллаһы Тәгалә коръәнендә болай дип әйтеп калдырган: "Югалган кешелекне Исламнан табып алыгыз. Бу дин гаять көчле, туры, һич үзгәрмичә кыямәткә кадәр барып җитүче диндер. Әй кешеләр, Исламнан сукыр булып, кешелексезлек белән тәрбияләнмәгез".

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: