Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Шәфкатьлелек хакына

Корбан бәйрәмен мөселманнар гына бәйрәм итми. Шәхси эшмәкәр Андрей Смоленцов ел саен үзендә эшләүче мөселман хезмәткәрләре өчен корбанга чалынган терлек итеннән аш өстәле оештыра.

Безнең эшмәкәребез толерантлык үрнәге булып тора. Әлеге төшенчәгә ачыклык кертик. "Толерантлык" сүзе түземлелек, дөньяга карашка, яшәү рәвешенә, тәртипкә һәм гореф-гадәтләргә түземлелекне чагылдыра. Аңлатмалы сүзлеккә күз салыйк. "Толерантлык төшенчәсе ташлама ясауны, юл куюны, йомшак мөгаләмәне аңлатмый. Толерантлыкның чагылышы шулай ук социаль гаделсезлеккә, үз карашларыңнан баш тарту һәм чит карашларга буйсыну, яисә үз карашыңны башка кешеләргә бәйләүгә түземлелекне аңлатмый. Толерантлык төшенчәсе башка кешене яки берләшмәне тану һәм кабул итү, аның карашларына, яшәү рәвешенә, диненә, милләтенә хөрмәт белән карауны аңлата." Андрей Ивановичка карата тулысынча соңгысы туры килә. Аның якын дуслары мөселман динен тотучы татарлар. "Мин үзем динне хөрмәт итүче кеше, - ди Смоленцов. - Шуңа да минем өчен башкаларның гореф-гадәтләре, хисләре, шулай ук кешеләргә файда китерү, изгелек кылу мөһим."

Андрей Иванович кылган гамәлләре белән мактанмый, аларны күрсәтми, шуңа да аның аллаһ өчен эшләнгән эшләре ярдәм күргәннәр өчен генә билгеле булып кала. Мөселманнарның изге бәйрәме хөрмәтенә оештырылган аш турында да дәшми калырга уйлаган. Смоленцовның хезмәткәрләре өчен бәйрәмне оештыруы хакында Мияссәр Төхбәгалиев әлеге вакыйганы матбугат игътибарыннан читтә калдырмады.

Ел саен эшмәкәр симертелгән ике бәрән сатып ала, аларны туганы Айдар Йосыпов һәм дусты Альберт Солтанов бөтен кагыйдәләр буенча чалалар. Яңадан берсенең ите мохтаҗларга, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә таратыла, икенчесеннән хәйрия ашы әзерләнә. Быел аны пешекчеләр Зөлфия Батырова һәм Илсөяр Гәрәева әзерләделәр. Эш урынын калдыра алмаган хезмәткәрләргә әзерләнгән ризык эшенә китерелә. Бара алучылар исә бәйрәмгә үзләре килә. Быел аш өстәле "Восток" сәүдә-күңел ачу үзәгендә оештырылды. Мөселман руханилары вәкиле Мөхәммәт-хәзрәт Канзафаров җыелучыларны корбан чалу тарихы һәм бәйрәм үзенчәлекләре белән таныштырды, Аллаһ Тәгалә өчен һәм исәннәр исәнлегенә, үлгәннәр рухына дога укыды. Соңыннан һәркем корбан итеннән авыз итә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев