Шәкертләр ярышты
Дин

Шәкертләр ярышты

"Фәнис" мәдрәсәсе һәм Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк һәм Әгертамак авыллары шәкертләре арасында волейбол һәм көрәш буенча ярышлар узды.

Әгертамак авылы имам-хатибы Илнур хәзрәт Яппаров һәм "Йолдыз" КФХ генераль химаячесе Фәнир Галимов белән оештырылган спорт чарасын Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш казые Марат хәзрәт Мәрданшин күтәреп алды. Төмәнәк авылы командасы волейбол буенча беренче булды. Көрәштә өлкән яшьтәгеләр арасында урыссулы Айрат Сабиров лидерлык итте.

Нет комментариев