Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Ураза бәйрәме безнең ышанычны һәм йөрәкләрне ныгытсын

Кадерле дин кардәшләрем! Изге Рамазан ае – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм юмартлыгы ае, изге Коръән һәм гөнаһларның ярлыкавы ае тәмамлана.

Әле моңа кадәр мөселманнарга Рамазанны, быелгы кебек карантин шартларында, үткәрергә туры килмәде: күмәк җомга намазларыннан, уртак тава намазлардан, кунакчыл ифтарлардан башка. Бөтендөнья пандемиясе безнең барыбыз өчен дә Ислам идеалларына тугрылык өчен чын сынау булды. Һәм без дин тотучыларның аны намус белән үтүләрен шатлык хисе белән билгеләп үтәбез. Үз-үзеңне изоляцияләү авыр булуга карамастан, безнең Өммә ялгыз картларга һәм инвалидларга ярдәм итүне, волонтерлык хезмәтендә катнашуны, якланмаган һәм эшсез калган кешеләр турында кайгыртуны дәвам итте.

Кадерле кан-кардәшләрем! Без барыбыз да сезнең белән җанлы аралашуны сагындык. Шул ук вакытта, бу катлаулы вәзгыятьтә без, барыннан да элек, кеше турында кайгырту яклы булган Ислам кыйммәтләренә таянырга тиеш. Без бәйрәм намазын башкарганда, үзебезнең дә, чит кешенең дә тормышын саклап калудан чыгып эш итәргә тиеш. Без мәчетләрнең ирексездән үлем куркынычы белән янаучы авыру таралу үзәгенә әверелүенә юл куймыйбыз, чөнки кеше сәламәтлеге һәм тормышыннан кыйммәтрәк әйбер юк бу фани дөньяда. Изге Коръәндә: «Үз-үзегезне һәлакәткә китермәгез» («Әл-Бәкар» сүрәсе, 195 аять) дип әйтелә.

Әлеге шартларда ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә гәетне Live форматында уздыру турында карар итте. Һәр мөселман “ТЯГ” каналында,  ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайтында һәм YouTubтагы "Хозур ТВ" каналында турыдан-туры трансляциядә барачак бәйрәм вәгазенә кушыла һәм дога кыла ала. Трансляция иртәнге 6.30 сәгатьтә Коръән аятләрен укудан башланачак.

Кадерле ютазылылар, Аллаһы Тәгаләдән безнең йөрәкләребезнең ныгытуын үтенәм. Безгә рухи көч һәм сабырлык бирсен! Безне хаталар һәм ялгыш карарлар кабул итүдән сакласын! Йортларыбызга тынычлык, шатлык һәм иминлек телим! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Хөрмәт һәм изге догалар белән

Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев