Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Урыссу бистәсенең Изге Николай чиркәвендә Раштуа гыйбадәте узды

6 гыйнвардан 7 гыйнварга илнең православие дине гыйбадәтханәләрендә Раштуа гыйбадәте узды. Гайсә пәйгамбәр туган көн уңаеннан гыйбадәт Урыссу бистәсенең Изге Николай чиркәвендә дә 6 гыйнварда 22 сәгатьтә башланды һәм 7 гыйнварның өч сәгатенә кадәр дәвам итте.

6 гыйнварда, бөек бәйрәм - Раштуа көне алдыннан көн буена ураза тоталар («беренче йодызга кадәр») һәм яңа бәйрәм киемнәрен әзерлиләр. Раштуа чарасына кара киемдә килергә ярамый дип исәпләнгән.

Безнең Изге Николай чиркәвендә үткәрелгән Раштуа гыйбадәтенә һәрвакыт кеше күп килә. Кешеләр ялгызлары да, гаиләләре белән дә, балалары, дуслары белән дә, парлашып та килә. Быел да чыгарма булмады. Кичке сәгать унбердә, гыйбадәт башланганда, чиркәү инде яртылаш тулы иде. Чара башлану алдыннан район башлыгы исеменнән приход кешеләренә сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Хаҗиев мөрәҗәгать итте. Ул һәркемгә сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Чиркәү настоятеле Роман атакай әйтүенчә, төнге гыйбадәт приход кешеләре өчен зур сынау булып тора. Шул ук вакытта храмга килүчеләрнең күбесенең анда чара башыннан ахырына кадәр торуларын күзәтү күңелгә рәхәтлек өстәде. Иң яхшы дигәндә дә, кешеләр чиркәүгә килеп шәм куеп кына китүчән, гыйбадәтнең ахырына кадәр тормаучан була. Төн уртасыннан соң, чиркәүдә бирегә гадәти көннәрне генә йөрүчеләрне күрергә була. Балаларга да җиңел булмады, әмма беркем дә өйгә кайтып китәргә теләмәде. Аларга мөрәҗәгать итеп, Роман атакай: «Арысагыз, эскәмьягә утырыгыз», - дип киңәш итте.

Приход кешеләре барлык серле йолаларда катнаштылар, күпләр тәүбә кылды һәм җаннарын сафландырды. Һәркем үзен бәйрәмдә төп катнашучы итеп тойды. Чөнки һәр килгән кеше кечкенә батырлык кылды, үз ялкаулыгын, ә кемдер авыруын һәм арыганлыгын җиңде. Бу җәһәттән Роман атакайның бәйрәм вәгазе зур роль уйнады. Бу юлларның авторы православие дине вәкиле булмаса да, узган гыйбадәтнең бөеклеген һәм сафландыру көчен бәяли алды.

Гайсә пәйгамбәр Раштуасы кырык көн дәвам иткән уразаны тәмамлады һәм святки бәйрәмен башлап җибәрде. Гореф-гадәт буенча, бу вакытта сый-нигъмәтләр әзерләү, бер-береңә кунакка бару һәм бүләкләр бирешү каралган. 19 гыйнварда православие дине вәкилләре тагын бер бәйрәм - Крещение Господне бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев