Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Урыссу бистәсенең «Солнечный» микрорайонында яңа мәчет ачылды

Узган атна ахыры, 14 февраль, куанычлы вакыйга белән истә калды: Урыссу бистәсенең «Солнечный» микрорайонында яңа мәчет ачылу тантанасы үтте.

Районда яшәүчеләрне хөкүмәт телеграммасы җибәреп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлаган. Анда, аерым алганда, яңа мәчет район халкының рухи үсешенә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, күпмилләтле район вәкилләренең дуслыкта һәм татулыкта яшәүләренә булышлык итсен иде дигән теләк белдерелгән. «Аллаһы Тәгалә халкыбызга, республикабызга, сезнең районга муллыкта һәм иминлектә бәхетле, матур тормыш бүләк итсен», - дип укыйбыз Президент котлавында.

Ачу церемониясендә район башлыгы Рөстәм Нуриев, мөселманнарның Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, район җитәкчелеге вәкилләре, предприятиеләр җитәкчеләре һәм район кунаклары катнашты. Исегезгә төшерәбез, әлеге Изге йортны төзү инициаторы - Урыссу бетон эшләнмәләр җитештерү предприятиесе генераль директоры Илдар Гәрәев. Аның тәкъдимен ул вакытта район башкарма комитеты белән җитәкчелек иткән Рөстәм Нуриев хуплый, әлеге социаль әһәмияттәге объектның яңа микрорайонда бик урынлы булуына басым ясый. Мәчет Илдар әфәнденең әтисе Мәхмүт Гәрәев исеме белән аталган. «Мәхмүт» мәчете ачылу уңаеннан тантана яңа мәчетнең имамы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллинның сәламләвеннән һәм аның Корьән аятьләрен укуыннан башланды. Аның күңелләргә үтеп керерлек вәгазе, шулай ук Урыссудагы «Фәнис» мәдрәсәсенең өченче курс шәкерте Ридван Шәрәпов тарафыннан укылган «Фатыйха» сүрәсе җыелучыларны битараф каклдырмады. Район башлыгы Рөстәм Нуриев, барлык авылда яшәүчеләрне әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлап, мәчетнең һәрвакыт мөселманнар белән тулып торуын һәм ютазылыларның рухи дөньясын баетуын теләде. Төзелешне финанслаучы һәм башлап җибәрүчеләрнең берсе Илдар Гәрәев үзенең кыска гына чыгышында мәчет төзүгә өлешләрен керткән туганнарына, элекке һәм хәзерге район башлыкларына рәхмәтен белдерде. Җыелучыларга изге теләкләрен Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров җиткерде. Урыссу бистәсендә диннең үсеше, мәчет-мәдрәсәләр барлыкка килгән чорлар турында ТРның Көньяк-Көнчыгыш өлеше казые, районның имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин бәян итте.

- Шундый чорлар бар иде, скептиклар Урыссудагы мәчет һәм мәдрәсә төзүнең киләчәгенә, мәхәллә мөселманнарының аз булачагына сылтап, ышанмадылар, - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында. - Гәрчә ислам белән кызыксынучылар артканнан арта барды. Шуңа күрә без яңа мәчет уңышлы эшләсен, урыссулыларны һәм тулаем районда яшәүчеләрне куандырсын өчен барын да эшләргә тиешбез.

Менә чараның кульминацион өлеше җитте: Рөстәм Нуриев, Илдар Гәрәев һәм Рөстәм хәзрәт Батров тантана символикасын - ал тасманы кистеләр һәм теләүчеләр Изге йортның эченә уза алды. Биредә ирләр һәм хатын-кызларның намаз уку залы, аш бүлмәләре һәм ике тәһарәт алу бүлмәсе бар... Әйе, барысы да адәм баласын тынычландыра торган нур белән өртелгән.

Рөстәм хәзрәт Батров яңа мәчет турында фикерләре белән уртаклашты:

- Бина үзе күркәм, җыйнак. Төзелешне күңелләрен биреп башкарулары күренеп тора. Республикабызда яңа мәчетләр ачылуы, динебезне саклау, аның тарафдарларының рухи үсеше өчен мөмкинлекләр тууы куанычлы күренеш. Бу җәһәттән Урыссу башка районнардан аерылып тора. Чөнки биредә ирләр мәдрәсәсе дә, хатын-кызлар мәдрәсәсе дә бар. Алар белем бирү үзәге генә түгел, рухи яктан үсеш үзәге дә.

Районда яшәүчеләр, үз чиратларында, район җитәкчелегенә, химаячеләргә һәм башка әлеге мәчетне төзү чишмә башында торучыларга районга күркәм бүләк ясаулары өчен рәхмәт белдерделәр, шул ук вакытта аның район үзәгенең архитектур йөзе бизәгенә әверелүенә басым ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев