Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссулылар Бөгелмәдә азан әйтү бәйгеседә призлы урын алганнар

    Күптән түгел Бөгелмәдә ел саен үткәрелә торган азан әйтү бәйгесе узган.

    Билгеле булуынча, исламда азан мәҗбүри намазга чакыру буларак әйтелә. Катнашучыларга төгәл дикция, азанның сүзләрен дөрес әйтү, аның тональлеге, тавышның чисталыгы, тәэсирлелеге, сәхнәдә үзеңне тота белү мөһимлеге кебек таләпләр куелды. Конкурста Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары мәчетләренә йөрүчеләр катнашты. Җиңүчеләр арасында безнең район кешеләре дә бар. Яшь урыссулы Алмаз Хәкимов 18 яшькә кадәргеләр категориясендә беренче урынны яулаган. Кырык яшькә кадәргеләр категориясендә өлкән конкурсантлар арасында бүләккә лаек икенче урынны Фаил Шәфигуллин алган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: