Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Ялгыз ана

(тормыштан алынды)

 Зур гына авыл кырыендагы янып көл булган йорт урынына бик еш кына, таянган таягына үзен изгән бар авырлыкны салырга теләгәндәй, таяк тоткан ягына бар гәүдәсе белән иелеп, олы яшьтәге карчык әкрен генә, чак-чак кына атлап килә. Килә дә, күмерләнеп кара көйгән бүрәнәнең бер очына утырып, озын гомере үткән йорт нигезенең хәрәбәсенә төсе уңган күзләрен төбәп карап утыра. Тамырлары чыккан, буыннары бүрткән бармаклары белән таралган нигез ташларын сыйпый. Елар иде, күз яшьләре картлыктан инде күптән кипкән. Алар аның яңагыннан түгел, көйдереп, йөрәгеннән саркый. Аның карт йөрәге дә инде шушы корымга калган өе кебек яна-яна күмерләнеп беткән. Гөлсем карчыкның өелеп яткан кара кисәү калдыклары арасында утырган мич янына якын барасы бик тә килә. Тик ул үзенең күмерле бүрәнәләр өеме арасыннан, идәне яртылаш янган баз чокыры аша уртага керә алмаслыгын аңлый. Ире Гәрәй белән дүрт-биш дистә ел элек салган йортлары янып көлгә калды, ә өй белән бер яшьле мичнең очы гына җимерелгән. Ак бите генә корымга буялган. Каравы да сәер − кара көйгән тимер кәстрүле белән чәйнегенә хәтле мичнең плитәсендә үз урынында утыра. Корымга буялса да, җимерек, кара хәрәбәләр арасыннан мич ерактан ук күзгә ташланып тора. “Кил...” − дип ерактан ук Гөлсем карчыкны үз янына чакырып, муенын сузып көтеп тора...
 Кайчандыр шушы мичтә Гөлсем ипи дә салды, бәлеш тә, аш та пешерде. Ике улын, бер кызчыгын мичтән яңа чыккан көлчә-шәңге белән дә, коймак-тәбикмәк белән дә сыйлады. Мәрхүм ире Гәрәй алдына сөлге астында өелеп яткан парлы кыстыбыйны сала тора иде, тегесе өч-дүрт кабуда сыпыра тора иде. Ярата да иде ире җылы кыстыбыйны. Бигрәк тә кар базыннан чыккан салкынча сөт белән җиппәрә генә иде. Атнасына бер пешертми калдырмый иде. Кайнанасына хәтле, кызым, син изгән камырдан ипи тәмлерәк була, дия торган иде. Малайларның, Әнгам белән Ризванның, нәкъ үсә торган чаклары, ашарга дигәндә ялындырып тормыйлар. Төпчеге Әдилә вакытыннан алда туды. Сәламәтлеккә дә бик туеп бетмәде. Шуңа күрә Гөлсем, өч баласы арасыннан кызын ныграк кызгана идеме, ныгысын, үссен, дип тәмлерәкне аңа каптырырга тырыша иде. Һәр ана ничә баласы арасыннан көчсезрәгенә, кечерәгенә ныграк көчен сала, күбрәк игътибарын бирә. Гөлсем дә ике улын какмады-сукмады, тик Әдилә кызын ныграк яратты. Аннары ир бала – ир бала инде. Аны Ходай көчле зат итеп юкка яратмаган. Ир бала, үсеп җитеп, кыз туганына да, ата-анасына да терәк буласы кеше. Ә кыз бала икенче. Кыз балага наз кирәк.
 Тик Гөлсемгә ире Гәрәй белән бергә-бергә, сөенә-сөенә балалар үстерү бәхете насыйп булмады. Олы уллары мәктәпкә укырга кергән иде генә, машина йөртүче әтиләре юлда вафат булды. Юллар очраштыра, кавыштыра, берләштера. Әмма юллар кешеләрне бер-берсеннән мәңгегә аера да шул. Гөлсем берсеннән-берсе кече өч баласын кочаклап ятим калды. Аларны үстергәнче, аякка бастырганчы, кеше иткәнче күргән авырлыкларны үзе генә белә әни кеше. Өч баланың һәрберсенә кием юнәтергә кирәк, көн саен ашарына табарга кирәк, аталылар арасында кәм-хур итмәскә кирәк. Шул мең төрле “кирәк”не булдыру өчен ялны, бәйрәмне, ару-талуны белмичә тир түгәргә кирәк. Гөлсем, акча күбрәк чыксын өчен сменаны сменага ялгап, май заводында эшләде. Эштән арып кайтты да бакчада, йортта бил бөкте. Аналары көн дими, төн дими эшләгән чакларда ике улы белән кызы дәү әниләре карамагында булды. Гөлсем балаларын яшьтән эшкә өйрәтергә тырышты. Үзен аямады, балаларын кызганды. Ни өчен язмыш балаларына болай гаделсез? Нигә ятимлек белән җәберли? Үзе яшь ярым чагында үксез калды. Инде балалары. Бик авыр чакларда үзен түгел, балаларын жәлләп елады. Шулай да күңеле катмады. Улын вакытсыз югалткан кайнанасы Газимә карчыкны какмады, җәберләмәде, унсигез ел буена тәрбияләп карады. Үзе яшьтән әнисез калган Гөлсем кайнанасын анасы урынына күрде.
 Еллар үтә торды. Балалары үсеп таралыштылар. Вакыты җиткәч, Гөлсем һәрберсенә зурлап туй ясады. Ялгыз башым, дип тормады, әни кеше өч баласы алдында да ана бурычын арттырып үтәде. Гөлсем олыгайды. Шөкер, Ходай аңа озын гомер бирде. Инде аналары алдында изге бурычларын түләргә балаларның чираты җитте. Җитмеш тугыз яшьлек карчыкка зур бәла килде. Аның яшәп яткан йорт-каралтысы, гомере буена җыйган бар мөлкәте, бар әйбере янып көл булды. Әби урамда калды. Өч баласының берсендә дә әниләренә урын табылмады. Өчесенең берсе дә аналарын кызганмады. Карчык кешедән кешегә йөри. Кем кертә – шуңа бара. Олы улы Әнгам үзе йортка кергән – хатыны өендә тора. Анасын үзенә алу турында уйлый да алмый. Икенче улы Ризван да хатыныннан уза алмый. Әни урамда йөрсә дә, хатын сүзе сүз. Аннары малайлар “шобаганы” сеңелләренә тоттырмакчы. Янәсе, әни сине гомер буена аерып яратты, иркәләде, бар пенсиясен сиңа биреп барды, шулай булгач, кара аны, сеңелкәш! Ә әбинең ышанычы, иң яраткан төпчек кызы Әдиләдә дә бердәнбер анасына бүген урын юк. “Мин әни белән тынышып яши алмыйм!” – сөекле кызының бар җавабы! Әдилә өч бүлмәле фатирда үзе генә яшәп ята. Тик өч туганның өчесе дә үзләрен ничек кенә акларга тырышсалар да, аларны акларлык һәм аңларлык сәбәп юк.
 Сиксәнне куган Гөлсем карчыкның бүгенге көне бик аянычлы. “Балаң рәнҗетте − кылганнарыңның әҗере” дигән бер акыллысы. Кайда ялгышты ана кеше? Ялгыштымы? Бар гомерен балаларына багышлады. Аларны кыерсытмыйм дип, башкача тормышка чыкмады. Балалары өчен яшәде, үзен аямыйча алар өчен тир түкте. Тик миһербанлык дигән кешелек сыйфатыннан балалары өлешсез калды, ахры. Ата-ана хакы дигән изге төшенчәне алар белми шикелле. Алладан курыкмаганнан курык, дигәннәр. Ялгыз башы интегеп үстереп, бар көчен, бар гомерен балаларына салган анага карт көнендә өч баланың берсе дә терәк була алмады. Бу авыр сынау карчыкка түгел, ә аларга бирелгәнен аңламадылар. Бәлки, Гөлсем әбигә инде күп тә калмагандыр. Тик күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый шул. Гомеренең соңгы елларында үз балаларының тәрбиясен күрү насыйп түгел, ахры, аңа. Ә халык өч балага карап баш чайкый, гыйбрәт ала. Өч баланың үз балалары барысын да күреп, сеңдереп үсеп киләләр. Картлык, таякка таянып килсә дә, бик тиз килә. Ни чәчсәң, шуны урырсың.
 Бүген Гөлсем әби кече сеңлесенә кунарга бара. Яшь ярым чагында ятим калгач, биш туганны үги әниләре үз балалары кебек тигез күреп тәрбияләп үстерде. Тагын тугыз кыз, бер малай тудырды үги әниләре әтиләренә килгәч. Бәләкәй генә ояда унбиш бала бер-берсенә сыенып үстеләр. Бер-берсен чит итүнең ни икәнен белмәделәр, бер-берсенә чын туган, таяныч, иптәш булдылар. Ундүрт туганның бүген инде барысы да исән булмаса да, калганнары авыр минутта карчыкка иңнәрен куйдылар. Бәлагә очраган Гөлсем әби туганнарында чиратлап яши. Ә өч баласы, өйсез калган әниләренең бу авыр хәлен белеп тә, тыныч намус белән яшәп ята. Намус белән? Ә бармы соң ул аларда?
 Янып көлгә калган йорт урынында кайгысыннан күмердәй кара көйгән ялгыз карчык бөкрәеп утыра...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев