Күптән түгел Ютазы авылының мөхтәрәм ветеран-табибәсе һәм районның актив җәмәгатьчесе Наилә Хөснетдинова авыл мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырды.
Чакырылган кунаклар арасында булган "Мәхмүт" мәчетенең имам-хатибы Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин үзенең эчтәлекле вәгазендә җыелучыларны рамазан аенда ашау-эчүдән генә түгел, башка гөнаһлы гамәлләрдән дә тыелып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә чакырды. Ул шулай ук ифтар мәҗлесләре үткәреп, савап алучыларның изге гамәлләрен билгеләп үтте. Авыл халкы авыз ачып, ахшам намазын укыганнан соң, сый-нигъмәтле өстәлләр артында ифтар кылды.
Нет комментариев