Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы мөселманнары – Корбан гаетендә

    Кичә мөселман дөньясы иң якты һәм изге бәйрәмнәребезнең берсе - Корбан гаетен бәйрәм итте.

    Районыбызның төрле почмакларыннан, ерак һәм якын җирләрдән килеп, шушы изге Корбан бәйрәме көнендә Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәр өчен Солнечный микрорайонының Мәхмүт мәчетенә җыелган дин кардәшләргә Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин иң күркәм сәламнәрен җиткерде. Елга бер мәртәбе булган һәм барлык мөселман халкы зарыгып көтеп алган Корбан гаете белән мөслим һәм мөслимәләрне район башлыгы Рөстәм Нуриев тәбрик итте.
    - Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын! Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидәят биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен. Мөкаддәс Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын! - дип Ильяс хәзрәт вәгазен тәмамлаганнан соң, йөзләгән дин кардәшләребез Аллаһка якынаю һəм аның ризалыгына ирешү нияте белəн хайваннар чалырга ашыкты. Йорт-җирләрдә корбан итеннән ризыклар әзерләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: