Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районы имам-мөхтәсибе мөселманнарны Корбан гаете белән котлады

    Мөхтәрәм мөселманнар, район кунаклары, 12 сенябрьдә без кешенең кызганучанлык һәм якыннары турында кайгыртуын гәүдәләндергән якты бәйрәмнәренең берсен каршылыйбыз.

    Әлеге бәйрәмнең мәгънәсе - иң кадерле, мөкатдәс әйберләрен мохтаҗлар белән уртаклашырга әзер була белүдә. Бу көнне туганнарың һәм якыннарың янына бару, мөселманнарны традицион ашамлыклар белән сыйлау, сезгә шәфкатьле, гадел, йөрәк бүләк иткән Хак Тәгаләнең мәрхәмәтлелеге өчен гает намазларында рәхмәт әйтү кабул ителгән. Киләчәктә дә халкыбызның дини гореф-гадәтләре милләтара һәм гражданнар татулыгына, һәр гаиләнең, тулаем җәмгыятьнең әхлаки нигезләре ныгуга китерсен.
    Корбан гаете белән сезне хөрмәтле ютазылылар! Сезгә һәрвакыт сәламәтлек, уңышлар, иминлек юлдаш булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: