Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Ютазы районында Корбан бәйрәме узды

Корбан бәйрәме, 4 октябрь иртәсендә, мәчетләргә җыелган миллионлаган мөселманнар белән беррәттән Урыссу мәхәлләсеннән дә йөздән артык дин кардәшебез гает намазына басты.

Корбан гаетенә җыелган мөселманнарга район башлыгы кайнар сәламнәрен юллады. Сүз уңаеннан, Рөстәм Нуриев бәйрәмгә ике улы белән килде. Бүгенге көндә барган дөнья вәзгыятьләрен күз уңында тотып, ул, иң әүвәл, ил-көнебезгә тотрыклылык, иминлек теләде, дөньяда татулыктан да кадерле әйбер юк һәм моңа һәркемнең тормышка аңлы караш күрсәтүе, төпле гамәлләре аша гына ирешү мөмкинлеген ассызыклады. Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин үз вәгазендә халыклар арасында мәрхәмәт орлыгы таратучы Ислам диненең олугълыгына мәдхия җырлады. Намаз укыгыз һәм корбан чалыгыз, шул рәвешле Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешерсез, диелгән Коръәндә. Марат хәзрәт дини бәйрәмнәребезнең, изге йолаларыбызның дин кардәшләребез күңеленә әледән-әле ныграк үтеп керүенә шөкер кылды. Агымдагы елда районда кырыкка якын корбан чыланачак, бу Ходай Тәгаләнең рәхмәтенә ирешүнең турыдан-туры юлы, дип сөйләде хәзрәт. Пәйгамбәребез Мөхәммәт үз кызы Фатыймага әйтте: "Корбан чалдыр, чөнки корбан канының тамган беренче тамчысы ук гөнаһларның ярлыкануына сәбәп булыр. Кыямәт көнендә исә ул корбан ителгән хайванның мөгезләре, тиресе, әгүзалары, йоны мизанга салынып, барча гөнаһлардан да авыррак булыр. Корбан ителгән хайванның һәрбер бөртек йоны өчен 40 000 әҗер-савап язылыр". Сез сарыкның иң яхшысын сайлагыз, дип әйтеп калдырган Пәйгамбәребез с.г.в., малның көр булуы өстенә, аның мөгезләре сынмаган, көйрыгы өзелмәгән, сукыр булмавын күз уңында тоткан. "Корбан сүзен тәрҗемә итсәк, без Аллаһ ризалыгы өчен иң яхшы, кадерле булган әйберне биреп, Аңарга корбан итәбез, Аллаһы Тәгаләгә якынрак булабыз. Шуңа күрә сарык, сыер зыянлы була икән, ул корбанга туры килми, аны чалуның файдасы булмый", - диде Марат хәзрәт Мәрданшин.

Тәкъбир әйтеп, гает намазы укылганнан соң, корбаннар чалынды. Аш-сулар әзерләнде, мохтаҗ һәм авыруларга өлеш чыгарылды, туганнарның һәм кардәшләрнең хәлләрен белеп, бүләкләр өләшенде. Ислам дөньясының иң якты бәйрәме көнен зурлап, Уфа мөселманнары Урыссу мәдрәсәсенә ике корбан бүләк итте. "Игенче" җәмгыяте район исеменнән сыер чалды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев, район советы депутаты Ирек Салихов, башка дин кардәшләребез дә корбан китерделәр. Урыссу мәдрәсәсендә кече яшьтәге балалар өчен бәйрәм ашы үткәрелде. Корбан итеннән районның сукырлар җәмгыяте әгъзаларына өлеш чыгарылды.

Иске Каразирек мәхәлләсендә дә Корбан бәйрәме зурлап үткәрелгән. Мәчеткә йөрүче чал чәчле картлар янәшәсендә Ислам дине канунарына, йолаларына якынайган урта буын кешеләрен очрату бу көнне икеләтә күңелле булды, дип редакциягә шылтыратып чыкты Сәкинә Садрыева. Фәйрүзә һәм Әхәт Гарәфиевлар үз гаиләсе исеменнән сарык чалганнар. Авыл мәчетендә корбан итеннән, оҗмаһ җимешләреннән әзерләнгән табын артында олысына да, кечесенә дә урын табылган. Аш-судан калган итне Гарәфиевлар мохтаҗларга өләшкән. Сүз уңаеннан, гаиләдә иң өлкән кеше Альмира апа бик күп догалар белә икән. Оныгы Айгизәнең дә кече яшьтән догалар укып үсүенә әбисенең тырышлыгы салынган. Юлга чыккан балаларын да әнкәләренең догалары исән-сау йөртеп, туган нигезенә кайтарып ирештерә, дип сөйли Сәкинә ханым. Яңа Каразирек мәхәлләсе халкы да корбан итеннән авыз иткән. Аларны бәйрәм мәҗлесенә Гафиятовлар гаиләсе дәшкән. Авыл абыстае Клара апа Гарифуллина укыган догаларында янәдән ил-көнебезгә тынычлык, халкыбыз тормышына бәрәкәт теләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев